Актаныш

Актаныш районында 23 авария теркәлгән

Агымдагы елның тугыз аенда республика юлларында 3 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 314 кешенең гомере өзелгән,4 меңнән артык кеше төрле җәрәхәтләр алган. Узган елның шушы чорындагы саннар белән чагыштырганда бераз кимү күзәтелсә дә, юллардагы хәл катлаулы кала бирә. Актаныш районы территориясендә исә шушы вакыт аралыгында 23 авария теркәлгән. Узган...

Агымдагы елның тугыз аенда республика юлларында 3 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 314 кешенең гомере өзелгән,4 меңнән артык кеше төрле җәрәхәтләр алган. Узган елның шушы чорындагы саннар белән чагыштырганда бераз кимү күзәтелсә дә, юллардагы хәл катлаулы кала бирә.
Актаныш районы территориясендә исә шушы вакыт аралыгында 23 авария теркәлгән. Узган ел бу сан 26га тәңгәл булган. Иң аянычы, әлеге һәлакәтләр нәтиҗәсендә 5 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 21е төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.
Чыганак: Россия ЭЭМның Актаныш районы ЮХИДИ бүлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: