Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районында 29 янгын чыккан

Быел җәй эссе һәм коры килде. Иртәнге сәгатьләрдә үк кыздыра башлаучы кояшка карап, бик күпләребез, тагын яндыра башлады, дип уфтана. Коры үлән, агачлардагы кипкән яфракларга карап, көйдереп бетерде инде, дип зарланабыз. Шушы эссе һава торышында, көйдереп кенә калмыйча, бар дөньяңны көлгә калдыручы янгын очраклары чыгу куркынычы бермә-бер арта. "Бездә инде...

Быел җәй эссе һәм коры килде. Иртәнге сәгатьләрдә үк кыздыра башлаучы кояшка карап, бик күпләребез, тагын яндыра башлады, дип уфтана. Коры үлән, агачлардагы кипкән яфракларга карап, көйдереп бетерде инде, дип зарланабыз. Шушы эссе һава торышында, көйдереп кенә калмыйча, бар дөньяңны көлгә калдыручы янгын очраклары чыгу куркынычы бермә-бер арта. "Бездә инде гадәттән тыш саналучы 5нче класс янгын куркынычы режимы кертелде. Бүген бер генә урында да ачык ут яндыру ярамый: су буенда да, урман-басу тирәләрендә бигрәк тә, хәтта ишек алдында учак кабызу тыела", - ди 103нче янгын сакчылыгы бүлегенең 4нче каравыл башлыгы Мияссәр Зарипов.
Шуңа карамастан, без журналист халкы еш йөрибез бит, район хуҗалыклары басуларында янып ятучы салам кибәне, чүп өеме күренешләре белән очрашкалап торабыз. "Карап, контрольдә тотып яндырабыз, дигән сүзне берничек аклап булмый. Шул хакта Президентның Указы, кабул ителгән карар бар: ярамый икән - ярамый! Спутник аша шундый кайнар нокталарны барлап, Мәскәү аша ук безгә хәбәр итәләр. Барып сүндерәбез", - ди Мияссәр Зарипов. Зур янгын кечкенә очкыннан чыга. Узган атнада "Башак" хуҗалыгының бер басу читендә ниндидер сәбәп белән ут чыккан. Ярый вакытында күреп калып, сүндерә алганнар. Әле ут бераз басуга да кергән. Эссе җилле көн: таралып китәр өчен янгынга бөтен шартлар бар. Вакытында күреп, туктата алмасалар, ахыры һай аяныч бетәсе булган.
Техника да түзми
Электр энергиясе җәен аеруча күп кулланыла. Нәтиҗәдә, энергия ресурслары җитми, көнкүреш техникасы тулы куәтенә эшли алмый янып чыга. Быел җәй айларында суыткычлар янып эштән чыгып, ике янгын очрагы булган. Берсе - аскы Актанышта "Нәүрүз" кибетендә прилавка-суыткыч эштән чыккан, икенчесе - 57нче бистәдә шәхси йортта верандада торган суыткычтан йортка ут капты.
"Соңгысы турында безгә 22.24 сәгатьтә хәбәр иттеләр. Без килгәндә, ут верандадан кыеклап түбәгә менгән иде инде. Хуҗалар аны үзләре сизмәгән, күршеләре күреп алып, чаң суккан. Өй түбәсенә опилка салган булганнар, аны берничек тә сүндереп булмый. Өй эче исән калды, ут башка урынга күчмәде, әмма өй эчендә пластмасстан булган бар нәрсә эрегән", - дип сөйли Мияссәр Зарипов. Иң аянычы - өй иминиятләштерелмәгән булган. Интегеп тырышып салган йортыңны бер селтәнүдә ут афәте юкка чыгаргач, ичмасам, дәүләттән акча да эләкми. Иминиятләштерүне кайберәүләр акчаны җилгә очыру итеп кабул итсәләр дә, ут-күз турында, минем белән алай булмас, дип беркем дә әйтә алмас.
Бурдан кала, уттан калмый
Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән хезмәткәре Марат Арсланов сүзләренә караганда, ел башыннан район буенча барысы 29 янгын чыккан, аларда бер кеше үлгән, бер кеше тән җәрәхәтләре алган. Шөкер, урманнар яну очраклары булмаган. Янгыннарның өчесе - көнкүреш электр приборларын куллануда, җидесе - электр җиһазларын урнаштыруда, берсе газ җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыккан. Соңгысы - май уртасында Тыңламас авылында булган зур янгын - өй шартлау вакыйгасын күпләр һаман тетрәнеп искә ала. Ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан янгыннар саны бишкә тулган. Махсус ут төртеп яндыру очраклары да бар: Киров авылында ике атна эчендә ике янгын чыгарганнар, Куян авылында шәхси йортның бакча коймасына ут төрткәннәр. Бу очраклар буенча район полиция бүлеге шөгыльләнә. Ә иң куркынычы - балаларның ут белән уйнавы. Ел саен балалар шуклыгы белән чыккан 1-2 очрак теркәлеп бара. Уеннан уймак чыга, диләр, балаларның үз шуклыклары корбаннарына әверелү куркынычы зур. Мал-мөлкәтең көлгә әйләнсә дә, байлык - бер айлык, дип үзеңне тынычландырырсың. Шул утта балаларың саулыгына зыян килсә, гомерләре өзелсә, ничекләр түзәрсең?! Андый очраклар да, аяныч, булды районыбызда. Гадәттә, кулына бер тапкыр шырпы тоткан бала соңрак аңа кабат-кабат тагын үрелә икән. "Элегрәк тә ут белән уйнаганы бар иде..." "Идәнгә мамык куеп ут төрткәне булды..." дигән сүзләрне ут афәтендә балаларын югалткан әти-әниләрдән ишеткәнем бар. Бу язда, шаярып, саламга ут төртеп уйнап, лапаска кызыл әтәч үрләткән ике малай өчен ахыры тиз генә сүндерү белән тәмамланган очрак гомерлек сабак булгандыр, дип ышанасы килә.
Минут түгел, секунды кадерле
Янгын сүндерү хезмәте - хәрбиләргә хас җитезлек-төгәллек, хокук саклаучыларга хас гаделлек, табибларга хас рәхим-шәфкатьтән гыйбарәт. Кешегә хәвеф-хәтәр килгәндә, авыр чакта ярдәм итәргә бурычлы һөнәр ияләре алар.
- Шунысы кызганыч - гадәттә, янгынны күрүгә үк безгә шалтыратмыйча, үзләре сүндерергә тырышып, вакыт югалта халык. Безгә телефоннан чыгу номерын белмәүчеләр дә байтак, - ди Мияссәр Зарипов. - 01 яки 101 - безгә турыдан-туры чыга торган номерлар. Алар аша шалтыратканда, трубканы безнең диспетчерлар ала. 112 санын җыйсаң да була, әмма ул чакта кимендә 6-7 минут вакыт югала - анда синең кемлегең, ничә яшьтә икәнең, кайда, нәрсә яна, адрес һ.б.ларны сорыйлар, карточка төзеп, аннан соң гына шул район участогына хәбәр итәләр. Параллель рәвештә хәбәр, шулай ук, турыдан-туры райгаз, электр челтәре, полиция бүлеге оешмаларына һәм хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә килә. Объектны сүндергәндә электр чыбыклары аерылган булырга тиеш.
- Әгәр үзебезнең көч белән мөмкин икән, килү белән электрны үзебез аерабыз. Аның өчен изоляцион кайчы, итекләр, перчаткаларыбыз бар, - дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем. - Әгәр катлаулырак очрак икән, электрикларны көтәбез. Электр йөргән чыбыкка су сибү аңа ялан кул барып тотыну белән бер. Күрәләтә кеше үтереп булмый ләбаса.
Янгынның тагын бер мәкерле тозагы - уттан тәненә зыян килмәгән очракта да, кеше төтенгә тончыгып үләргә мөмкин. Пластмасс, синтетика, без исемнәрен дә, үзлекләрен дә белмәгән әллә нинди чималлардан ясалган көнкүреш җайланмалары югары температурада кеше үпкәләре күтәрә алмаслык химик матдәләр бүлеп чыгара.
- Шул исне бер-ике сулау җитә - ул көнне берни сизмәсә дә, ике-өч көннән кешенең үпкәсе агуланып, эшли алмас хәлгә килә, аннан сулыш ала алмый үлеп китәргә дә ихтимал. Кеше аны белми дә, өен, янган әйберләрен коткарам дип, һаман утка ашкына. 2009 елда Пермьдә "Хромая лошадь" төнге клубында чыккан янгын вакыйгаларын хәтерлисездер, анда бит бик күпләр утта түгел, соңыннан, агуланып үлде.
Экстремаль шартларда, тормышларын куркыныч астына куеп эшләү һәм шул ук вакытта башка кешеләрнең сәламәтлеге, гомере, мөлкәте өчен гаять зур җаваплылык йөкләнгән янгын сүндерүчеләр хезмәтендә минутлар түгел, секундлар хәлиткеч роль уйный. Янгын турында хәбәр керүгә бер минут эчендә урынга чыгып китәргә тиеш алар. Үтәсе һәр чакрым юл өчен тагын бер минут вакыт каралган. 5 чакрым читтәге җиргә, мисал өчен, сигнал керүгә, алты минутта барып җитәргә тиешләр. Регламент буенча, янгын урынында 20 минут эчендә булырга тиешләр. Ераграк авылларда беренчел ярдәм өчен бүлекләр, постлар бар.
Афәт килгән кешегә минуты сәгать тоела. Андый хәлиткеч мизгелләр, ут белән дуслык дошманлыкка әйләнгән очраклар тормышыбызда булмасын өчен саклык та, уяулык та сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев