Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районында 8 шофер исерек хәлдә руль артында тоткарланган

Район ЮХИДИ биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, 2017 елның гыйнвар аенда җирлегебездә 8 шофер исерек хәлдә руль артында тоткарланган. Аларның берсенә 30 мең сум күләмендә штраф салынган, ул ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Калган 7сенең эше әле судта, тикшерү бара. Араларыннан берсенең эчкән хәлдә кабат эләгүе мәгълүм. Аңа карата җинаять...

Район ЮХИДИ биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, 2017 елның гыйнвар аенда җирлегебездә 8 шофер исерек хәлдә руль артында тоткарланган. Аларның берсенә 30 мең сум күләмендә штраф салынган, ул ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Калган 7сенең эше әле судта, тикшерү бара. Араларыннан берсенең эчкән хәлдә кабат эләгүе мәгълүм. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Белеп тору зыян итмәс:
- 30 г алкоголь кулланган кешенең акыл эшчәнлеге көче 12-26%ка кими;
- 60-100 г алкоголь кулланган кешегә ишеткәнен аңлау, күргәнен кабул итү өчен 1,5 тапкыр күбрәк вакыт кирәк;
- канында 0,41-0,60 г/л алкоголь концентрациясе булган кешенең күрү сәләте кими. Ул төсле юл билгеләрен, светофорны, юл сызыкларын аермый башлый. Караңгыда җәяүлене күрмәскә мөмкин;
- канында 3-5 г/л алкоголь концентрациясе булган кеше алкоголь белән агулана, бу вакыт сулыш алу органнарының параличы булырга һәм бу, ахыр чиктә, үлемгә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев