Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районында бер атна эчендә 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Кышка карсыз керәбез, дип борчылып йөргәндә, кинәт кар ташкыны астында калганыбызыны сизми дә калдык. 1-2 көн эчендә бөтен дөньяны тутырып, үзенең нормасын үтәп тә куйды табигать. Белгечләр юкка гына 0-5 градус салкыннарны юлларда иң куркыныч вакыт дип әйтмиләр - юлларны боз, өстеннән кар каплады. Бу чорда район ЮХИДИ хезмәткәрләре машина...

Кышка карсыз керәбез, дип борчылып йөргәндә, кинәт кар ташкыны астында калганыбызыны сизми дә калдык. 1-2 көн эчендә бөтен дөньяны тутырып, үзенең нормасын үтәп тә куйды табигать. Белгечләр юкка гына 0-5 градус салкыннарны юлларда иң куркыныч вакыт дип әйтмиләр - юлларны боз, өстеннән кар каплады.
Бу чорда район ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне карлы, бозлы юлда протекторы шомарып беткән, җәйге тәгәрмәчләрдә йөрү мөмкин түгеллеге турында даими кисәтә. Әмма үз һәм башкалар гомерен куркыныч астына куеп, һаман җәйге тәгәрмәчләрдә җилдерүчеләр дә очрый әле - экономиягә омтылуга тапкырланган ялкаулык һәм җавапсызлык уз корбаннарын таба.
Кагыйдә буенча, машина кышкы өч айда кышкы тәгәрмәчләр, җәйге өч айда җәйге резиналарда булырга тиеш. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, машинага берьюлы шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр куярга ярамый. Шулай ук төрле размердагы, конструкциядәге, төрле рәсемле протекторлы тәгәрмәчләр белән дә йөрү тыела. Көпчәк протекторларының оптималь тирәнлеге - 8 миллиметр, тирәнлеге 4 миллиметрдан да азрак булып, тузган булса тормозга баскач, транспортның туктау юлы 70 процентка кадәр үсә, ягъни машина тиз генә туктый алмый, шуып бара.
Россиянең Административ хокук бозу кодексы буенча, тәгәрмәчләргә кагылышлы таләпләрне үтәмәгән өчен, 500 сум күләмендә штраф каралган. Шулай ук машинага "Ш" хәрефе төшерелгән билгене кую да мәҗбүри.
Ни кызганыч, Актаныш районы территориясендә юл - транспорт фаҗигаләре теркәлеп тора. 27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр аралыкта гына да барлыгы 9 юл-транспорт һәлакәте булган:
-27 ноябрь көнне "Актаныш" кунакханәсе янында "Калина" һәм "ВАЗ-2107" автомашиналары бәрелешә.
-29 ноябрь көнне Актанышның "Изге ай" кибете янында "Тойота Королла" һәм "Лада Гранта" автомашиналары бәрелешә.
-30 ноябрь көнне Актаныш инкубатор кошчылык станциясе янында "Калина" һәм "Лада Гранта" автомашиналары бәрелешә.
Шул ук көнне 23 сәгать 15 минутта Чалманарат авылы янында "Москвич" автомашинасы юл кырына төшә. Тат.Ямалы авылында яшәүче, 1992 елгы ир-егет тән җәрәхәтләре ала. Ул машина белән исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткән була.
- 1 декабрь көнне 23:00 сәгатьтә Актаныш Промзона янында ике җинел автомашина бәрелешә.
-2 декабрь көнне Шәрип авылы янында "Тойота Камри" һәм "Лифан"автомашиналары бәрелешә.
-шул ук көнне 22 сәгать 40 минутта Актаныш переправасы янында ике җинелавтомашина бәрелешә.
-3 декабрь көнне Чынык авылы янында "Шевроле Ланос" юл кырына әйләнә.
Шул ук көнне М-7 трассасында ике автомашина бәрелешә.
Мәгьлүмат Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев