Актаныш

Актаныш районында бер ир-ат балык ятьмәсенә чорналып батып үлгән

Фаҗига Карт авылы янында урнашкан Карманчик буасында була. Актаныш районында балыкчы, көймәсе әйләнеп, балык ятьмәсенә чорналып батып үлә. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә. Бүген иртән, 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Карт авылы янындагы Карманчик буасының ярындан ерак түгел өлешендә бер...

Фаҗига Карт авылы янында урнашкан Карманчик буасында була.
Актаныш районында балыкчы, көймәсе әйләнеп, балык ятьмәсенә чорналып батып үлә. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.
Бүген иртән, 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Карт авылы янындагы Карманчик буасының ярындан ерак түгел өлешендә бер кеше гәүдәсе табылуы турында хәбәр килеп ирешә.
Вакыйга урынына килгән коткаручылар судан Карт авылында яшәгән 35 яшьлек ирнең гәүдәсен чыгарып, Актаныш районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә тапшыра.
Беренчел мәгълүматлар буенча, алдагы көнне кичен ир-ат буада резин көймәдә балык тота. Ниндидер мизгелдә, көймә әйләнеп, ир ятьмәгә чорнала. Аннан чыга алмыйча, ул батып үлә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: