Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районында иң көчле мәктәп командалары билгеләнә (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Әлеге сәгатьләрдә Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең традицион кышкы спартакиадасы гөрли. Ярышлар "Бүләк" чаңгы-роллер трассасында, "Актаныш" спорт комплексында, Балалар иҗат үзәге биналарында бара. Спартакиада программасына өстәл теннисы, шахмат, чаңгыда узышу, дартс, аркан тартышу кебек спорт төрләре кертелгән. Җиңүче исеме өчен бүген районның барлык мәктәпләре, шул исәптән Пучы, Әлем, Актаныш үзәгендәге 7 балалар...

Әлеге сәгатьләрдә Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең традицион кышкы спартакиадасы гөрли. Ярышлар "Бүләк" чаңгы-роллер трассасында, "Актаныш" спорт комплексында, Балалар иҗат үзәге биналарында бара.
Спартакиада программасына өстәл теннисы, шахмат, чаңгыда узышу, дартс, аркан тартышу кебек спорт төрләре кертелгән.
Җиңүче исеме өчен бүген районның барлык мәктәпләре, шул исәптән Пучы, Әлем, Актаныш үзәгендәге 7 балалар бакчасы коллективлары да катнаша. Барлыгы 427 мәгариф хезмәткәре.
Быелгы спартакиада башка елдагыларыннан шактый аерылып тора. Һәр белем бирү оешмасы бүген җиңү өчен көрәшә, чөнки җиңүче командаларга акчалата бүләкләр каралган.
Моңа кадәр күрелмәгән хәл: урта белем бирүче мәктәпләр арасында җиңү яулаган команда 100 000 сумлык сертификатка ия булачак, икенче урын өчен - 75000, өченче урынга - 50 000 сум.
Төп гомуми белем бирүче мәктәпләргә исә, 1 урынга - 75 000, 2 урынга - 55 000, 3 урынга - 45 000 сум.
Җиңүче балалар бакчаларына исә 50 000, 40 000, 30 000 сумлык сертификатлар тапшырылачак.
Сертификат бары тик спорт инвентаре алу өчен тотылырга тиеш - бу мәгариф оешмаларына куелган бердән-бер таләп.
Спартакиаданы ачу тантанасында катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энгель Фәттәхов мәгариф хезмәткәрләренә шушы яңалыкны җиткереп, ярышларга бик зур стимул өстәде.
Кайсы мәктәпләргә бүген уңыш елмаер, ансы әлегә билгесез! Нәтиҗәләрне көтик!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев