Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районында "Лада" машинасын йөртүче, йөк машинасы белән бәрелеп, һәлак булган

Бу хактагы хәбәр Актаныш районындагы 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына бүген 15.07 сәгатьтә килеп ирешә. Актаныш районында М7 трассасында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте була: "Лада Прирора" "Камаз" йөк машинасы белән бәрелешә, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Качкын авылы янындагы...

Бу хактагы хәбәр Актаныш районындагы 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына бүген 15.07 сәгатьтә килеп ирешә.
Актаныш районында М7 трассасында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте була: "Лада Прирора" "Камаз" йөк машинасы белән бәрелешә, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Качкын авылы янындагы юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр Актаныш районындагы 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына бүген 15.07 сәгатьтә килеп ирешә.
Фаҗига нәтиҗәләрен бетерү өчен вакыйга урынына "Татарстан Янгын сүндерү сагы"ның "Әнәк" аерым посты, Актаныш районы үзәк хастаханәсенең дежур бригадасы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килә. Коткаручылар янгынны сүндереп, аккумуляторларны өзеп куя, шулай ук җиңел машинаны көпчәкләренә бастыралар, махсус корал ярдәмендә мәрхүмнең гәүдәсен салоннан алып, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыралар.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Приора" машинасының 25 яшьлек йөртүчесе, Актаныш районы кешесе һәлак була. Фура йөртүчесе зыян күрми.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/14/144454/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев