Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районында сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Сабантуй гөрләде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Киров авыл җирлеге балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Сыендыручы гаиләләр җыелышты бирегә. - Һәр елда сыендыручы гаиләләребез белән гөрләтеп сабантуй үткәрәбез. Барысы 11 гаиләбез, 32 балабыз быел да шушы матур бәйрәмгә җыелдык, - ди район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лена Фазлыева Сабантуйга һәр гаилә үз уены,...

Бүген Киров авыл җирлеге балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Сыендыручы гаиләләр җыелышты бирегә.
- Һәр елда сыендыручы гаиләләребез белән гөрләтеп сабантуй үткәрәбез. Барысы 11 гаиләбез, 32 балабыз быел да шушы матур бәйрәмгә җыелдык, - ди район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лена Фазлыева
Сабантуйга һәр гаилә үз уены, үз бүләкләре белән килә икән. Әниләр бик җитез - капчык киеп сикерү, җитезлектә узышу, йомырка кабып йөгерү, аркан тарту кебек уеннарны да оештыралар, үзләре дә кушылып катнашалар. Ул арада кыз-малайлар өйрәнгән шигырь-җырларын башкарып, осталыкларын күрсәтергә дә өлгерәләр.
Чыннан да, тарсынып торучылар юк иде биредә - балалар үзара дуслар, сердәшләр тапкан, читтә ялгыз моңаеп торучыны күрмәссең. Кыска гына гомерләрендә олы кеше өчен дә авыр сынаулар узган, әмма балачак ихласлыгын, самимилеген, сөенү-шатлану хисен югалтмаган балаларны әти-әниләре сөенеп күзәтте. Чын бәйрәм рухы белән сугарылган чарадан һәркем күтәренке кәеф белән таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев