Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районында террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды

15 февраль көнне Актаныш районы хакимияте бинасының утырышлар залында террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта комиссиянең җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм районда террорчылыкны, экстремизмны булдырмау буенча 2015 елда башкарылган эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Шулай ук комиссия эшчәнлегендә террорчылыкка каршы комиссия рәисе урынбасарлары,...

15 февраль көнне Актаныш районы хакимияте бинасының утырышлар залында террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта комиссиянең җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм районда террорчылыкны, экстремизмны булдырмау буенча 2015 елда башкарылган эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.
Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Шулай ук комиссия эшчәнлегендә террорчылыкка каршы комиссия рәисе урынбасарлары, комиссия әгъзалары һәм авыл җирлеге башлыклары катнашатылар.
2015 елда башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләре буенча террорчылыкка каршы комиссия секретаре, Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Илгиз Әмиров чыгыш ясады. Чыгыш тыңланганнан соң, комиссия эшчәнлегенә канәгатьләнерлек дип бәя бирелде.
Көн тәртибендә башка мәсьәләләр дә каралды:
- комиссиянең 2016 елга эш планын кабул итү турында
- РФ Хөкүмәтенең 25.03.2015 кабул ителгән 272 номерлы карарының үтәлеше турында
- Актаныш муниципаль районы территориясендә урнашкан халык күп йөргән урыннарның исемлеге белән танышу
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев