Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районында терроризмга каршы эшчәнлек тикшерелде (+ФОТОЛАР)

10 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районының террорга каршы эшчәнлеген Татарстсан Республиканың махсус комиссиясе тикшерде. Комиссия утырышында комиссия әгъзаләре, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре катнашты. Утырышны район башлыгы урынбасары Илфак Бариев алып барды. Тикшерү барышында районның террорга каршы комиссия протоколларының үтәлеше, район башлыгы югарылыгнда кабул ителгән карар-тәкъдимнәр нигезендә җирлекләрдә бу юнәлештәне...

10 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районының террорга каршы эшчәнлеген Татарстсан Республиканың махсус комиссиясе тикшерде.
Комиссия утырышында комиссия әгъзаләре, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре катнашты. Утырышны район башлыгы урынбасары Илфак Бариев алып барды.
Тикшерү барышында районның террорга каршы комиссия протоколларының үтәлеше, район башлыгы югарылыгнда кабул ителгән карар-тәкъдимнәр нигезендә җирлекләрдә бу юнәлештәне эшләрнең оештырылышы каралды. Тикшерү комиссия вәкилләре районда бүгенге көнгә кадәр террорга каршы көрәш комиссиясенең эшчәнлеген тәэмин иткән һәм үткәрелгән чаралар, башкарылган эшләр турында тәфсилле анализ ясады. Төп басым халык күпләп йөри торган куркыныч тудыручы социаль-мәдәни объектларны аеруча зур контрольгә алырга кирәклегенә, капиталь ремонт барган һәм яңа төзелгән биналарга иминлек ягыннан контроль булсын өчен видеокүзәтүләр куелырга кирәклегенә, мәгариф учреждениеләре арасында 50 кешедән артык булган очракта - күпләп халык җыелу урыны буларак, "куркынычсызлык" паспорты ясатырга кирәклегенә юнәлтелде.
Актаныш районы территориясендәге дини учреждениеләрнең эшчәнлеге буенча мониторинг аерым үткәрелде.
Нигездә, Актаныш муниципаль районының террорга каршы эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнде.
Киләчәктә дә районның террорга каршы комиссиясенең карарларын үтәп бару, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләренә террорга каршы юнәлештә эшне тагын да ныгыту, экстремистик идеологияне яшьләр сәясәтендә, яшьләр арасында таралуына юл куймау, массакүләм мәгълүмат чараларына милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне, дини конфессияләр арасындагы уңай эшчәнлекне яктыртуны дәвам итү, авыл җирлек башлыкларына җирлекләрдә террорчылык актларын кисәтү, җәмгыять куркынычсызлыгын көчәйтү кебек эшләрне камилләштерү төп максат итеп куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев