Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районында өйрәнүләр узачак

26 октябрь көнне Актаныш районында гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак. Гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда, эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, гражданнар оборонасы буенча җитәкчеләрнең практик эшчәнлеген үстерү һәм белемнәрен камилләштерү максатыннан уздырыла бу чара. Районыбызга якын урнашкан Яр Чаллы, Түбән Кама...

26 октябрь көнне Актаныш районында гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак.
Гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда, эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, гражданнар оборонасы буенча җитәкчеләрнең практик эшчәнлеген үстерү һәм белемнәрен камилләштерү максатыннан уздырыла бу чара.
Районыбызга якын урнашкан Яр Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләрдә куркыныч шартлау яки табигый бәла-каза булган очракта, районның аннан эвакуацияләнүче халыкны кабул итәргә әзерлеге, бу килгән кешеләргә урнашу, яшәү шартларын тудыру мөмкинлеге тикшерелә. 26 октябрь көнне, шулай ук, гражданнар оборонасы штабы тарафыннан төрле сигналлар биреләчәк. Алар барысы да халыкны хәвеф турында алдан кисәтү, югалтуларны, зыянны киметү максатында эшләнә.
Нинди сигналлар булачагын карап китик.
- "Игътибар барчагызга!" - "Внимание всем!" - шушы сигнал калган бар кисәтү билгеләренең башында тора. Ул гадәттән тыш хәл килеп чыкканда халыкның игътибарын юнәлтү өчен бирелә.
- "Һава тревогасы" - "Воздушная тревога" дошманнардан куркыныч янаганда бирелә. Аны ишетүгә, радиоалгыч, телевизорларны кабызу кирәк. Алга таба нишләргә, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында ачык төгәл күрсәтмә нәкъ менә телевидение-радио аша бирелә. Паникага бирелмичә, кушылганны үтәү кирәк.
- "Һава тревогасы тәмам" - "Отбой воздушной тревоги" - куркыныч бетүне аңлата. Аны ишеткәннән соң, комендантлар рөхсәте белән, качкан урыннан чыгып, гадәти тормыш рәвешен дәвам итәләр.
- "Радиация куркынычы" - "Радиационная тревога" - радиоактив матдәләр җыелган болыт килгән җирлектә бирелә. Бу очракта сулыш органнарын саклау чараларын күрү: респиратор, марлялы битлек, кулдан ясалган битлек, противогаз куллану зарур. Радиоактив матдәнең хәвеф дәрәҗәсенә карап, 3-4 сәгатьтән алып берничә тәүлеккә кадәр качар урын табу кирәк.
"Химик тревога" - "Химическая тревога" һавада агулы химик матдәләр булуы турында хәбәр итә. Аларның һавага күпме дәрәҗәдә таралуына карап, я тыштан һава кермәслек итеп ишек-тәрәзәләрне ябарга, ярыкларны томаларга, юеш битлек киеп, тәннең ачык урыннарын капларга; я махсус ышык урынга барырга кирәк. Агуланган территориядә җиргә ятарга, утырырга, аннан бер генә әйберне дә үзең белән алырга ярамый. Эвакуациядән соң бар кеше дә мәҗбүри рәвештә санитар эшкәртү үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев