Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районының 3 авыл башлыгы Татарстан Президенты кулыннан автомобиль ачкычы алды

Казанда Татарстанның муниципалитетлары арасында республика смотр-конкурсына йомгак ясалды. 29 август көнне Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган бәйге лауреатларына 100 автомобиль ачкычын тапшырды. Бүләкләү тантанасы республика көне алдыннан Татарстан Дәүләт Советы бинасы янында узды. "Җиде ел рәттән смотр-конкурс уздырабыз, иң яхшы муниципалитетларны ачыклыйбыз, автомобильләр...

Казанда Татарстанның муниципалитетлары арасында республика смотр-конкурсына йомгак ясалды.
29 август көнне Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган бәйге лауреатларына 100 автомобиль ачкычын тапшырды. Бүләкләү тантанасы республика көне алдыннан Татарстан Дәүләт Советы бинасы янында узды.
"Җиде ел рәттән смотр-конкурс уздырабыз, иң яхшы муниципалитетларны ачыклыйбыз, автомобильләр тапшырабыз. Муниципалитет - хакимияткә караш формалашкан урын. Үз эшебездә без территорияләрнең, җирлек, район һәм шәһәр җитәкчеләрнең абруе үсешенә зур игътибар бирәбез ", - диде Татарстан Президенты.
Конкурсны республиканың Муниципаль берәмлекләр советы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен оештыра. Барлык бәйгене үткәрү вакыты эчендә 1670 автомобиль бүләк ителгән.
"Мин сезнең барыгызны да якынлашып килүче Республика көне белән котларга, безнең уртак эшебез өчен рәхмәт әйтергә телим", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Смотр-конкурс ике этаптан тора. Муниципаль этабы районнарында уза, аның җиңүчеләре республика этабына үтә. Быел республика этабына 200 гариза бирелгән. Аларны бәяләүдә төп шартлар булып түбәндәгеләр торган: муниципаль берәмлек составына кергән торак пунктлар саны һәм аларның район үзәгеннән урнашу ераклыгы, бер кеше исәбеннән торак тапшыру, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча программаларны гамәлгә ашыру, халыкның үзмәшгульлегенә булышу.
"Бүгенге көндә 956 муниципалитетларның 872 авыл җирлекләре муниципалитеты автомобильгә ия. Быел 93 авыл җирлеге һәм шәһәр округларының җиде муниципаль оешмасы җиңүче булды", - дип хәбәр итте Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров. Җиңүчеләргә Chevrolet Niva автомобиле һәм Ford Transit микроавтобусының ачкычлары тапшырылды.
Бәхетле автомобиль ияләре арасында Актаныш районының Иске Сәфәр, Чуракай, Иске Кормаш авыл башлыклары булу аеруча сөенечле.
Әйтергә кирәк, республикада Татарстан Президенты ярдәме белән авыл җирлекләрендә биналар төзү дәвам иттерелә. Агымдагы елда программа буенча 11 бина төзелә, аларның дүртесе инде файдалануга тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев