Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш Сабан туенда машиналар ярышты (ФОТОЛАРДА - ҖИҢҮЧЕЛӘР)

15 июль көнне Актанышта узган Сабантуй бәйрәмендә халык яратып өлгергән уен-ярышлардан тыш заманчалары да бар иде. Алар арасында автоузышларга аерым тукталмый мөмкин түгел. Сер түгел, Сабан туена махсус ат чабышларын гына карарга килүчеләр дә бар. Быел исә чабышны күзәтергә килгән райондашларыбыз һәм районыбыз кунаклары тиз генә таралмады: безнең Сабантуй өчен...

15 июль көнне Актанышта узган Сабантуй бәйрәмендә халык яратып өлгергән уен-ярышлардан тыш заманчалары да бар иде. Алар арасында автоузышларга аерым тукталмый мөмкин түгел.
Сер түгел, Сабан туена махсус ат чабышларын гына карарга килүчеләр дә бар. Быел исә чабышны күзәтергә килгән райондашларыбыз һәм районыбыз кунаклары тиз генә таралмады: безнең Сабантуй өчен яңа вә ят ярыш - машиналар ярышы аларны тоткарланырга мәҗбүр итте.
Мөгаен, тоткарланганга берәү дә үкенмәгәндер. Автоузышларны үзләре карап торганнар бу ярышны әле байтак гомер телләреннән төшермәс, күрмәгәннәр исә "эх..." дип киләсе ел Сабан туен көтәр.
Әлеге ярышны оештыруда башлап йөрүче Хашимов Рәдис Мөбәрәк улы райондашларыбызга Яңа Байсар авылында узган УАЗ-Спринт ярышлары аша, әлбәттә, таныш. УАЗ-Спринт Актанышта инде икенче ел рәттән оештырылды. Рәдис Мөбәрәк улы исә быел милли бәйрәмебезгә дә шул рәвешле яңа спорт ярышы өстәде. Бу нисбәттән Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев аңа Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды.
Иң ахырдан автоузышларда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырылды. Баштан - аяк Актаныш ләменә коенсалар да, җиңүчеләрнең йөзләрендә шат елмаю балкый иде бу минутларда, чөнки, урыслар әйтмешли, дело того стоило!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев