Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш Сабантуена рәхим итегез! (чаралар планы)

Район Сабантуе 5 июньдә 10 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк. Алдынгылар бүләкләнәчәк, тәбрикләүләр көтелә. Бәйрәмнең 2 нче өлеше төрле төр ярышларда үзеңне сынап карарга мөмкинлек бирәчәк. Пляж волейболы (09.00 сәг.):ир-атлар, хатын-кызлар. Милли көрәш (11.10 сәгать): балалар 1998 елгы һәм яшьрәкләр (паспорт белән килү мөһим)- 35, 40, 45, 50, 55,...

Район Сабантуе 5 июньдә 10 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк. Алдынгылар бүләкләнәчәк, тәбрикләүләр көтелә.
Бәйрәмнең 2 нче өлеше төрле төр ярышларда үзеңне сынап карарга мөмкинлек бирәчәк.
Пляж волейболы (09.00 сәг.):ир-атлар, хатын-кызлар.
Милли көрәш (11.10 сәгать): балалар 1998 елгы һәм яшьрәкләр (паспорт белән килү мөһим)- 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65 кг, аннан авыр үлчәүдә;
зурлар - 60, 70, 80, 90кг. һәм аннан югары. Ветераннар- абсолют үлчәмдә.
Гер күтәрү (11.10 сәг.): яшьләр - 22 яшькә кадәр 60 кг. кадәр, 2х16 кг; 75 кг.га кадәр, 2х24, 75 кг. һәм аннан югары 2х24 кг.
Зурлар - 2х32 кг., 75 кг. кадәр һәм югары.
Волейбол (11.10 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
Шахмат (11.10 сәг.): балалар, зурлар, ветераннар.
Озынлыкка, биеклеккә сикерү (11.40 сәг.): хатын-кызлар, ир-атлар.
Чүлмәк вату (11.40 сәг.): балалар.
Картинг (11.40 сәг.): кызлар, егетләр (балалар).
Йөгерү (12.10 сәг.): хатын-кызлар - 400 м., 1000 м. ир-атлар- 800 м, 2000 м.
Капчык белән сугышу (12.10 сәг.): балалар, хатын-кызлар, ирләр.
Атлар чабышы (12.10 сәг.): токымлы атлар, бригадир атлары, җайдаклар.
Утын кисү (12.10 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
Кул көрәштерү (12.40 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
Йомыркалы кашык кабып йөгерү (12.40 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар, балалар.
Авыш баганага менү (13.10 сәг.): барлык теләүчеләр.
Чиләк белән су ташу (13.10 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
Ласта киеп йөгерү (13.10 сәг.): балалар, ир-атлар, хатын-кызлар.
Әтәчле баганага менү (13.10 сәг.): барлык теләүчеләр.
Муенга киеп аркан тартышу (13.40 сәг.): балалар, ирләр, хатын-кызлар.
Җилем көймәдә узышу (13.40 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
Капчык киеп йөгерү (13.40 сәг.): балалар, зурлар.
Иң көчле кешене билгеләү (13.40 сәг.): покрышка тәгәрәтү, тимер күтәрү, машина тарту -ир-атлар.
Ваннадан балык тоту (13.40 сәг.): барлык теләүчеләр.
Җилем тарту (13.40 сәг.): барлык теләүчеләр.
Масс реслинг (13.10 сэг.): ир-атлар, хатын-кызлар.
Барлык райондашларыбызны, күрше районнарда, читтә яшәүче кунакларны, якташларыбызны бәйрәм аланына чакырып калабыз. Сабантуйлар күңелле узсын, бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев