Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш Сабантуенда әтәчне кем алды? (ФОТОЛАР ДА БАР)

Күпме тамаша Сабан туенда. Корылган барсы мәзәк уенга. Без дә бәхетне сыныйкчы, яшьтәш! Колга очында -бүләккә әтәч. Колга-багана шәм кебек шома. Кем анда менә, әтәч тә шуңа. Мен дә ал аны -әйтүе ансат. Әтәчне алу -бүгенге максат. Актаныш Сабан туеның колгасында берьюлы ике әтәч иде. Димәк, үз-үзләрен сынап карарга теләүчеләр...

Күпме тамаша Сабан туенда.
Корылган барсы мәзәк уенга.
Без дә бәхетне сыныйкчы, яшьтәш!
Колга очында -бүләккә әтәч.
Колга-багана шәм кебек шома.
Кем анда менә, әтәч тә шуңа.
Мен дә ал аны -әйтүе ансат.
Әтәчне алу -бүгенге максат.
Актаныш Сабан туеның колгасында берьюлы ике әтәч иде. Димәк, үз-үзләрен сынап карарга теләүчеләр өчен мөмкинлекләр дә ике тапкыр күбрәк дигән сүз бу. Әмма колгага беренче булып үрмәләгән егет үк көндәшләренә мондый мөмкинлекне калдырмады -санаулы минутлар эчендә ул колга башына үрмәләп менеп әтәчне алды.
Аның артыннан менгән егет колгадан, ни кызганыч, әтәчсез төште. Өченче егет исә кояш астында утырып әлсерәгән әтәчне иреккә очырды. Мәйдан буйлап бала-чаганың шушы әтәчне кууы үзе бер тамашага әверелде.
Иң мөһиме, әтәчне хуҗасына тапшырдык. Әлеге тамашаны күзәтеп, колгага менү осталарының исемнәре ишетелми калса да, фотолары бар. Бәлки Сез танырсыз әлеге әтәч хуҗасын?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев