Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Актаныш таңнары" тагын бүләкләр уйнатты. Бәхетлеләр билгеле!

2017 елның беренче яртыеллыгына "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында 26 декабрь көнне бүләкләр уйнатылды. Районыбыз яңалыклары белән даими таныштырып баручы әлеге басмага бүгенге көнгә барлыгы 4000 абуначе язылырга өлгергән, аларның 398е исә бүләк уйнатуда үз бәхетен сынап карады. Дүшәмбе көнне бүләк уйнатканны үз күзләре белән күрергә, аның гадел уйнатылуына инанырга...

2017 елның беренче яртыеллыгына "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында 26 декабрь көнне бүләкләр уйнатылды. Районыбыз яңалыклары белән даими таныштырып баручы әлеге басмага бүгенге көнгә барлыгы 4000 абуначе язылырга өлгергән, аларның 398е исә бүләк уйнатуда үз бәхетен сынап карады.

Дүшәмбе көнне бүләк уйнатканны үз күзләре белән күрергә, аның гадел уйнатылуына инанырга теләүчеләр мөхәррият бинасына җыелды. Мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов барлык абунәчеләребезгә рәхмәтләрен җиткерде. Киләчәктә дә бергә булырбыз дигән ышанычын белдерде.

20 абунәчебез бүген бүләкләр отып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.

Бәхетлеләрнең исемнәре белән сезне дә таныштырабыз:

Фәнил Зарипов (Түке), Рәхилә Зиннатуллина (Актаныш), Фәнил Муллаянов (Апач), Рамил Хабибуллин (Зөбәер) - су чистарту фильтры, Зиннурова (Актаныш), Розалия Хакимова (Актаныш) - чәйнек, Тәрҗемә Аскарова (Иске Кормаш) - фен, Венера Таҗиева (Актаныш), Инсаф Таҗипов (Актаныш), Вәрисә Гиндуллина (Әлем), Сәлия Мөхәммәтдинова (Актаныш), Радик Батырханов (Солтангол) - гирлянда, Линус Шәрипов (Актаныш), Рәфит Шагалиев (Бурсык) - сеть өчен фильтр, Рафис Газизов (Яңа Әлем), Галия Зәкиева (Яңа Әлем) - антенна, Вәлихан Әдәмбаев (Иске Айман), Әлфия Нуриева (Актаныш) - микродулкынлы мичне чистарту җыелмасы, Альберт Әмирханов (Актаныш) - термос, Сәрия Хөсниярова (Шәрип) - сәгать.

Бәхетлеләрне котлыйбыз, киләсе бүләкләр уйнатуда башкалар да әлеге шатлыклы мизгелләрне кичерерләр, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев