Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш туристларны җәлеп итәрме?

Авыл туризмы нәрсә ул, кемгә кирәк, һәм бу эш Актанышта барып чыгардаймы? Шәхси эшмәкәрләр өчен кызыклы, мавыктыргыч тәкъдим. Актаныш эшкуарлары арасында әле моңарчы туризм белән шөгыльләнүче күренмәде. Ләкин озакламый безнең матур, бай табигатьле төбәгебез дә Россия һәм чит ил туристларын үзенә җәлеп итәчәк. 19 сентябрь көнне моңа оеткы салынды. Татар...

Авыл туризмы нәрсә ул, кемгә кирәк, һәм бу эш Актанышта барып чыгардаймы? Шәхси эшмәкәрләр өчен кызыклы, мавыктыргыч тәкъдим. Актаныш эшкуарлары арасында әле моңарчы туризм белән шөгыльләнүче күренмәде. Ләкин озакламый безнең матур, бай табигатьле төбәгебез дә Россия һәм чит ил туристларын үзенә җәлеп итәчәк. 19 сентябрь көнне моңа оеткы салынды.
Татар җырын башкаручыларның Әлфия Авзалова исемендәге төбәкара бәйге-фестивале кысаларында республика эшмәкәрләренең конференциясе уздырылды. Анда Әлмәт, Азнакай шәһәрләреннән, Мөслим, Арча районнарыннан гына түгел, хәтта Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәреннән, Казахстаннан, Башкортстаннан да вәкилләр катнашты. Кызганыч, актанышлыларның сафы азрак булып, кызыклы һәм җанлы сөйләшүдә катнаша алмый калдылар. Чөнки бу көнне авыл туризмыннан тыш, башка өлкәләрдә шәхси эшчәнлекләрен үстергән, инде аягында нык басып торучы эшмәкәрләр дә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Әйтик, Мөслимнең кошчылык буенча бизнесын колачлаган, "ТР кошчылык-фермерлар берлеге" рәисе Ирек Хәмәдишин һәм Башкортстанның "Башак" инновацион бизнес-инкубаторы директоры Ренат Мамаев үзләренең эш алымнары белән таныштырдылар. Соңгысы авылда эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән кооператив эшмәкәрлек проектын тәкъдим итте. Авыл туризмына алынганда, аны бер генә кеше башкарып чыгу мөмкин түгел, шуңа күрә бер-берсе белән теләктәшлек тапкан берничә эшмәкәрнең, хәтта тулаем авыл халкының мондый кооператив проектлардан файдалануы отышлы, диләр.
ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова тәкъдим иткән проект "энәсеннән җебенәчә" уйланылган. Анда авыл туризмын ничек күзаллау, нәрсәдән башлау кирәклеге бәйнә-бәйнә чагылыш тапкан. Кайда, нинди урын сайларга, берьюлы ничәләп кешегә хезмәт күрсәтергә, аларны нинди шартларда яшәтергә, ашатырга, нинди чараларда катнаштырырга мөмкин? Эшләргә теләүчегә әзер проект тәкъдим ителә, эшлә генә...
***
- Авыл туризмы - ул ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту, авыл табигате белән танышу, авыл халкы белән аралашу ниятеннән килгән туристларның берничә көнлек сәяхәте. Алар 2, 3, 4 яисә күбрәк кеше булырга мөмкин. Ничә тәүлеккә килүләре үзләренең теләкләренә бәйле. Нәрсә белән кызыксынулары, нәрсә белән тукланулары хезмәт күрсәтүчеләргә алдан мәгълүм булса, яхшырак, - диде Лиана Сәетова.
Дәүләт органы вәкиле Биектау районында авыл туризмы буенча үсеш алган "Котдусов Г.Г." крестьян-фермерлык хуҗалыгын мисал итеп китерде. Аның "Татарский страус" дигән фермерлык хуҗалыгын Казан туристларына да күрсәтү гадәткә кереп киткән.
ТР Көньяк-Көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасының административ совет рәисе, Әлмәттәге "Интурмед" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Азат Шәйхетдинов Актанышны күрергә теләүче туристлар булачагына ышандыра. "Уңайлыклары булган яшәү шартлары һәм авылның чисталыгын гына тәэмин итегез, куелган таләпләр үтәлсә, декабрьдә үк сезгә туристлар киләчәк", - ди.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов:
- Туристларны кабул итәчәк йорт та, авыл да, район да төзек-чиста булырга тиеш. Җирлек башлыкларын бүгенге сөйләшүгә юкка гына чакырмадык. Актанышта туризмны үстерү өчен мөмкинлекләр бар. Без, читтән туристларны җәлеп итеп, Актанышны, аның табигатен, халкыбызның бай мирасын күрсәтеп, үезебезнең тормыш-көнкүрешебезне, социаль-икътисадый халәтебезне ныгыта алабыз, - ди.
Кем тәвәккәл - шуңа чит илгә юллама-бүләк
Дөньяның алдынгы дәүләтләре белән тыгыз элемтәләр урнаштырып, чит илләрдә туристик килешүләр төзеп, әлеге төр эшчәнлекнең казанында кайнаучы Азат Шәйхетдинов та Актанышның туристларны җәлеп итәрлек төбәк булуына шикләнми.
- Без бүген Актанышка сезне үгетләргә дип түгел, ә конкрет тәкъдимнәр белән килдек. Безнең белән эшләргә теләк белдергән һәм туристлар кабул итәрлек шартларын тудырып, берәр авыл өен тәкъдим иткән эшмәкәрне һәм шушы авылның чисталыгын тәэмин итәрлек итеп эш оештыручы авыл башлыгын үзебезнең хисапка чит илгә юллама белән бүләкләячәкбез, - диде.
Чыннан да, тәкъдим бик мавыктыргыч. Район җитәкчелеге дә каршы түгел, киресенчә, конкурсның шартларын камилләштереп, оештырып бетерүне үз өстенә алды.
ТР Көньяк-Көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасының Актаныштагы филиалы ачылды. Аның җитәкчесе итеп Булат Шәйхразыев билгеләнде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә вакытлыча бүлмә бирелде. Фермерлар белән эшләү дә аңа йөкләтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев