Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш укучылары дәресне бассейнда өйрәнә (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген район үзәгендә урнашкан "Дулкын" бассейнында 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең IV сыйныф укучылары, физкультура укытучысы Рөстәм Булатов җитәкчелегендә, йөзү буенча ачык дәрес күрсәттеләр. Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов, мәгариф идарәсе методистлары, физкультура укытучылары катнашты. Районыбыз өчен яңалык булган...

Бүген район үзәгендә урнашкан "Дулкын" бассейнында 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең IV сыйныф укучылары, физкультура укытучысы Рөстәм Булатов җитәкчелегендә, йөзү буенча ачык дәрес күрсәттеләр.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов, мәгариф идарәсе методистлары, физкультура укытучылары катнашты.
Районыбыз өчен яңалык булган йөзү дәресләре укучылар өчен әле гыйнвар аеннан гына оештырыла башлады. Әлегә бассейнда район үзәгендә урнашкан берничә белем бирү оешмалары укучылары гына шөгыльләнә. Киләчәктә исә "Дулкын" бассейны якын-тирә авылларда урнашкан мәктәпләрдән дә укучылар кабул итә башлар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев