Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш укучылары Төркиядә булып кайттылар

Шушы көннәрдә сәләтле балалар өчен гимназия-интернат һәм Иске Кормаш мәктәбе укучылары, Германиядән 30 кешелек делегация белән берлектә, Төркия шәһәрләренә сәяхәт кылдылар. Мондый сәяхәтләр Актаныш укучылары өчен матур традициягә әверелеп бара. Быел да Төркиягә төрле юнәлешләрдә сәләтләрен күрсәткән укучы балалар бардылар. Май ае уртасында дүрт укучы һәм Башкарма комитетның социаль яклау...

Шушы көннәрдә сәләтле балалар өчен гимназия-интернат һәм Иске Кормаш мәктәбе укучылары, Германиядән 30 кешелек делегация белән берлектә, Төркия шәһәрләренә сәяхәт кылдылар. Мондый сәяхәтләр Актаныш укучылары өчен матур традициягә әверелеп бара.
Быел да Төркиягә төрле юнәлешләрдә сәләтләрен күрсәткән укучы балалар бардылар. Май ае уртасында дүрт укучы һәм Башкарма комитетның социаль яклау бүлеге мөдире Ойгуль Мирзашәрипова биш көнлек чит ил сәяхәтенә юл тоттылар.
Сәяхәтнең төп максаты булып дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштыру торды.
Актанышлыларның чыгышлары чит ил тамашачысының күңелләрен яулап алган. Алар якташларыбызга кабат-кабат килеп үз соклануларын әйтәләр.
22 май көнне чит илдә булып кайткан укучылар район башлыгы Фаил Камаев белән очраштылар. Балалар үзләренең хис-тойгылары белән уртаклаштылар һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен белдерделәр.
http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев