Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш якташлар җәмгыяте бүген Казанда Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе үткәрә

Концерт 18 сәгать 30 минутта башлана. Ул "Татар-информ" аша онлайн күрсәтелә. Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алу концертларын дәвам иттереп, бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Актаныш якташлар җәмгыяте искә алу чарасы үткәрә. "Концертта Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Агыйдел" дәүләт җыр һәм...

Концерт 18 сәгать 30 минутта башлана. Ул "Татар-информ" аша онлайн күрсәтелә.
Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алу концертларын дәвам иттереп, бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Актаныш якташлар җәмгыяте искә алу чарасы үткәрә.
"Концертта Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Актанышта туып үскән җырчылар - Асаф Вәлиев, Азат Тимершәех, Лилия Муллагалиева, Газинур Фарукшин һәм башкалар катнаша. Алар нигездә Әлфия апа Авзалова репертуарыннан җырлар башкарачак", - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе, Татарстан Республикасы Инкассация идарәсе башлыгы Васим Вахитов.
Филармония фойесында авыл хуҗалыгы товарлары белән сату итү ярминкәсе оештырылачак. Ярминкәдә Актаныш чәкчәкләре, казлары һәм башка тәм-томнар булачак.
Концерт 18 сәгать 30 минутта башлана.
Искәртеп үтәбез, гыйнвар аенда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әлфия Авзалованы тууына 85 ел тулуга багышланган ике концерт уздыру каралган иде. Аның беренчесен филармония оештырды һәм ул кичә - 15 гыйнвар көнне үткәрелде.
Концертлар икесе дә "Татар-информ" аша онлайн күрсәтелә.
Бүгенге чараны онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/156/
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/16/156153/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев