Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышка армиядән рәхмәт хаты килгән

Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүче райондашыбыз, Яңа Әлем егете Айнур Муллануров өчен рәхмәт сүзләре язылган тагын бер кадерле хат килгән шушы көннәрдә әнисе Дилбәр ханым Әнвәровага. "Улыгыз - өлкән сержант Айнур Газинур улы Ватан алдындагы хәрби бурычын үрнәк башкара. 2016 елгы Халыкара Армия уеннарының II этабында җиңүче калды. Аңа бу уеннарның...

Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүче райондашыбыз, Яңа Әлем егете Айнур Муллануров өчен рәхмәт сүзләре язылган тагын бер кадерле хат килгән шушы көннәрдә әнисе Дилбәр ханым Әнвәровага.
"Улыгыз - өлкән сержант Айнур Газинур улы Ватан алдындагы хәрби бурычын үрнәк башкара. 2016 елгы Халыкара Армия уеннарының II этабында җиңүче калды. Аңа бу уеннарның III этабында (көнбатыш хәрби округ этабы) берләшмә данын яклау хокукы ышанып тапшырылды", - диелгән 1гв танк армиясе командующие генерал-майор АлександрЧайко имзалаган Рәхмәт хатында. Айнур Халыкара армия уеннарында танк биатлоны бәйгеләре буенча катнаша.
Язманы газетага әзерләгән көннәрдә Айнурның III этапта да җиңүгә ирешүе турында куанычлы хәбәр килеп иреште. Хәзер алар май аенда үтәчәк Россия беренчелегенә әзерләнү белән мәшгуль. Әгәр инде анда да җиңүгә ирешсәләр, Россия данын яклап, халыкара этапта чыгыш ясау дәрәҗәсенә ия булачаклар. Мондый райондашыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.
1 апрельдән Россия Федерациясендә язгы чакырылыш башланды. Безнең районнан бу язда 50ләп егетнең солдат итеге киюе көтелә. Шулай ук, егетләрне контракт буенча хезмәткә җыю дәвам итә. Мөрәҗәгать өчен телефоннар: 3-13-33 һәм 3-20-43, яки район хәрби комиссариатына килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев