Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышлылар, уяу булыйк!

Башкалабыз Казанда бу җәйдә футбол буенча Конфедерацияләр кубогын уздыру көтелә. Бу мөһим вакыйгага әзерлек максатында, шулай ук, Россиядә, республикада, үзебез яшәгән җирлектә террорчылык актларын кисәтүдә, булдырмый калуда һәр кеше җаваплы. Әгәр шик тудыручы түбәндәге затлар белән очрашасыз, мәгълүматыгыз бар икән, хөрмәтле райондашлар, кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз: - спорт...

Башкалабыз Казанда бу җәйдә футбол буенча Конфедерацияләр кубогын уздыру көтелә. Бу мөһим вакыйгага әзерлек максатында, шулай ук, Россиядә, республикада, үзебез яшәгән җирлектә террорчылык актларын кисәтүдә, булдырмый калуда һәр кеше җаваплы. Әгәр шик тудыручы түбәндәге затлар белән очрашасыз, мәгълүматыгыз бар икән, хөрмәтле райондашлар, кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз:
- спорт корылмалары, спорт уеннарын оештыручылар, спортчылар һәм кунаклар, аларның яшәү урыннары белән кызыксынучылар;
- вокзал, кунакханә, автотранспорт тукталышлары, хакимият, хокук саклау органнары турында мәгълүмат җыючылар;
- электр үткәргеч линияләр, нефть-газ үткәргечләр, мәктәп, балалар бакчалары, хастаханә, дәүләт учреждениеләре белән кызыксынучылар, әлеге объектларны фото-видеога төшерүчеләр;
- террорчылык актына өндәүче әдәбият белән кызыксынучылар;
- акчалата бүләк бирәм дип, нинди дә булса объектка шикле предмет, сумка, кирәк-ярак алып керүне үтенгән кешеләр;
- акча бирәм дип, sim-карта сатып алуны сораган кешеләр;
- буш торган йортлар белән кызыксынучылар;
- корал, шартлаткыч матдә ясау, сатып алу турында мөрәҗәгать итүчеләр;
- даруханә, кибет, авыл җирлекләрендә зур күләмдә химик реактив матдәләр: ацетон, сабын, аш серкәсе, гидроперит, спирт, үткәргеч чыбыклар, минераль ашлама, аммиак, составында агулы матдәләр булган башка әйберләрне сатып алучылар, сорашучылар;
- сезон буенча киенмәгән, мәсәлән, җәйге җылыда калын куртка кигән, үзе белән тартма, төргәк, сумка, савытлар йөртүчеләр;
- үзләрен тыныч, адекват тотмаучы шикле кешеләр.
Шулай ук, игътибар итүегезне сорыйбыз:
- сәүдә объектлары, ял итү урыннары, тукталышлар, кеше күп урыннарда шикле яки хуҗасыз транспорт торса;
- күпфатирлы йортларның подъездларында, подвалда, йортлар янәшәсендә, халык күпләп була торган объектлардагы шикле предметлар, төргәк-сумкаларга;
- кыска вакытка фатир, йорт бирүчеләргә;
- нинди дә булса йорт, фатирга даими рәвештә кешеләр җыелуына.
Хөрмәтле райондашлар, уяу һәм сак булыйк! Телефоннар: 3-04-02; 02; 102.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев