Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышлылар үз киләчәкләренә битараф түгел

Бүген, 18 сентябрьдә, иртәнге сәгать 8дә Актаныш районында 47 сайлау участогы үз ишекләрен ачты, аларның 6сы - электрон. Көн дәвамында барлыгы 23 342 райондашыбыз үз киләчәкләре өчен тавыш бирер дип көтелә. Участокларда иртәнге сәгатьләрдән үк хокук сакчылары, МЧС хезмәткәрләре кизү тора. Шунысын да әйтергә кирәк: Россия парламентына сайлаулар белән бер...

Бүген, 18 сентябрьдә, иртәнге сәгать 8дә Актаныш районында 47 сайлау участогы үз ишекләрен ачты, аларның 6сы - электрон. Көн дәвамында барлыгы 23 342 райондашыбыз үз киләчәкләре өчен тавыш бирер дип көтелә. Участокларда иртәнге сәгатьләрдән үк хокук сакчылары, МЧС хезмәткәрләре кизү тора.
Шунысын да әйтергә кирәк: Россия парламентына сайлаулар белән бер үк вакытта Актанышның дүрт авыл җирлегендә - Такталачык, Аккүз, Югары Яхшый, Иске Кормашта өстәмә сайлаулар үтә. Биредә яшәүче бер округ халкы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына да депутатлар сайлый. Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен ике бюллетень бирелсә: партия исемлеге һәм бермандатлы сайлау округы буенча, ә муниципаль сайлаулар да үтүче җирлекләрдә өченче бюллетень дә булачак.
Актанышта исә, башка сайлаулардан үзгә буларак, быел 57 бистә сайлаучылары сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия бинасында урнашкан участокта тавыш бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев