Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышлыларга ТРның дәрәҗәле бүләкләре тапшырылды (ИСЕМЛЕК ҺӘМ ФОТОЛАР)

Бүген, 16 февраль көнне, Актанышта район Советының өченче чакырылыш 27нче утырышы булып узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты. Утырыш ахырында Васил Шәйхразиев Актаныш районының алдынгы хезмәткәрләренә республика бүләкләрен тапшырды. Республика конкурс комиссиясе карары белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында Яңа елга иң матур бәйрәм чарасы һәм иң...

Бүген, 16 февраль көнне, Актанышта район Советының өченче чакырылыш 27нче утырышы булып узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты.
Утырыш ахырында Васил Шәйхразиев Актаныш районының алдынгы хезмәткәрләренә республика бүләкләрен тапшырды.
Республика конкурс комиссиясе карары белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында Яңа елга иң матур бәйрәм чарасы һәм иң матур бизәлеш республика конкурсында 1 урынны алган Актаныш муниципаль районы диплом белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен "Татмедиа" акционер җәмгыятенең "Актаныш мәгълүмат-редакция үзәге" филиалы җаваплы мөхәрриреГомәрова Филизә Васыйм кызына"Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре"дигән мактаулы исем бирелде.
Терлекчелек өлкәсендәге югары күрсәткечләргә ирешүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен "Нур" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең машина белән сыер саву операторыСафина Гөлфинә Файл кызына"Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелде.
Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен "Саф" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тракторчысыСалихов Радик Мирзанур улына"Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән Актаныш мунициапль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыруга зур өлеш керткәне, күпьеллык фидакарь хезмәте өчен район Башкарма комитеты машина йөртүчесе Солтанов Фирдәвис Шәех улына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәте белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев