Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышлыларны ифтар мәҗлесләренә чакырабыз

Рамазан аен райондашларыбыз күркәм эш-гамәлләр кылып үткәрә. Көндез уразада булган мөселман кардәшләребез кичләрен ифтар мәҗлесләрендә очрашалар, мәчетләребезгә тәравих намазына җыелалар. Актанышта Җәмигъ һәм Бүләк мәчетләрендә көнаралаш 70-80 кешелек ифтар мәҗлесләре үтә. Пәйгамбәребез с.г.в. да, ураза тотучыны бер бөртек җимеш һәм бер йотым су белән булса да ифтар кылдырыгыз, дигән. Андый...

Рамазан аен райондашларыбыз күркәм эш-гамәлләр кылып үткәрә. Көндез уразада булган мөселман кардәшләребез кичләрен ифтар мәҗлесләрендә очрашалар, мәчетләребезгә тәравих намазына җыелалар.

Актанышта Җәмигъ һәм Бүләк мәчетләрендә көнаралаш 70-80 кешелек ифтар мәҗлесләре үтә. Пәйгамбәребез с.г.в. да, ураза тотучыны бер бөртек җимеш һәм бер йотым су белән булса да ифтар кылдырыгыз, дигән. Андый изге нияте булучы райондашларыбыз өчен мәчетләрдә ярдәм күрсәтү өчен "ифтар мәҗлесе өчен" дип язылган махсус тартмачыклар булдырылган. Матди ярдәм күрсәтүчеләргә ифтар мәҗлесләреннән соң, исәнлек-саулык, тормышларына бәрәкәт теләп дога кыла ураза тотучы кардәшләребез.

15 июнь - республика ифтарында Казан шәһәрендә 15000 кеше катнашыр дип фаразлана, анда актанышлылар да барырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев