Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның беренче санлы мәктәбендә бәйрәм көнне укучыларны бүләкләделәр (+ФОТОЛАР)

Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Шул уңайдан бүген мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үтте. Районыбызда да чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бүген соңгы кыңгырау шалтырады. Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлашты. Актанышның беренче санлы мәктәбе дә алар сафында. Бәйрәм барышында мәктәп директоры Рәйлә Фатхулла кызы Гиздатуллина...

Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Шул уңайдан бүген мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үтте.
Районыбызда да чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бүген соңгы кыңгырау шалтырады. Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлашты. Актанышның беренче санлы мәктәбе дә алар сафында.
Бәйрәм барышында мәктәп директоры Рәйлә Фатхулла кызы Гиздатуллина уку, сәнгать, спорт өлкәсендә ел буе ирешелгән уңышлар белән таныштырды. Мәктәп тормышында актив катнашкан, республика, бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән төрле ярыш-бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган укучыларны бүләкләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен җиткерде. Аларның бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, тормышта югалып калмыйча, үз урыннарын табуларын, чын кеше булуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев