Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның өч авыл җирлеге башлыгына яңа машина ачкычлары тапшырылды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды. Чара Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенең XI съезды кысаларында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасы каршында узды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды.
Чара Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенең XI съезды кысаларында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасы каршында узды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйт Шакиров катнашты.
Быел конкурска 206 заявка бирелгән булган. Бәяләүнең төп критерийлары - авыл җирлегендәге даими яшәүче халыкның уртача еллык саны, бер кешегә исәпләгәндә салым һәм салым булмаган керемнәр, мөгезле эре терлекнең баш саны, бер кешегә индивидуаль торакны гамәлгә кертү, урыннарда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм программаларын гамәлгә ашыру темплары һәм башкалар.
Муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары - республикабыз нигезе, диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. «Сез бик мөһим эш башкарасыз, аннан башка тотрыклы тормыш эшчәнлеген тәэмин итү һәм территорияләребезне системалы үстерү мөмкин түгел. Шуңа күрә сез -дәүләт хакимияте системасында республикабызның гына түгел, бөтен илебезнең иң мөһим звеносы», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов автомобиль паркын яңарту җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген шактый арттырыр дип өмет белдерде.
«Минемчә, быел без лаеклы нәтиҗәләргә ирештек. Җыелма төбәк продукты күрсәткечләре, сәнәгать җитештерүе күләме, төп капиталга инвестицияләр арту күзәтелә. Төп параметрлар буенча без элеккегечә үк Россия төбәкләре арасында алдынгы урыннарда барабыз. Бу - барлык дәүләт хакимияте органнарыбызның уртак эше нәтиҗәсе», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында Минсәгйт Шакиров билгеләп үткәнчә, соңгы 6 елда республика муниципаль берәмлекләре 1600 хезмәт автомобиле алганнар. Бүгенгә бары тик 6 җитәкче генә машинасыз калган. Аларга транспорт якын киләчәктә биреләчәк.
Аннары Рөстәм Миңнеханов смотр-конкурста җиңүчеләргә 100 яңа автомобиль ачкычы тапшырды.
Смотр-конкурста җиңүче муниципаль берәмлекләр арасында актанышлылар да бар. Аеш авыл җирлеге башлыгы Илдус Закиров, Әтәс авыл җирлеге башлыгы Элвира Насыйрова, Уразай авыл җирлеге башлыгы Айрат Хаҗиев .
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев