Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның ханбикәсе

Чалманарат авылының күз өстендәге кашы булган бик матур, уңган, эш сөючән пары - Зиннур һәм Нәфисә гаиләсендә 1952 елның 11 октябрендә беренче бала аваз сала. Бик җылы, кояшлы көн була бу. Кендек әбисе хөрмәтенә, нәни кызга гарәпчәдән аңлы, зирәк, зиһенле, фәһемле дигәнне аңлатучы Фәһимә исеме кушалар. Исеме мәгънәсен гомере буе...

Чалманарат авылының күз өстендәге кашы булган бик матур, уңган, эш сөючән пары - Зиннур һәм Нәфисә гаиләсендә 1952 елның 11 октябрендә беренче бала аваз сала. Бик җылы, кояшлы көн була бу. Кендек әбисе хөрмәтенә, нәни кызга гарәпчәдән аңлы, зирәк, зиһенле, фәһемле дигәнне аңлатучы Фәһимә исеме кушалар. Исеме мәгънәсен гомере буе аклап, гамәлләре белән исбатлап, бик күпләргә остаз һәм үрнәк булып яшәүче ханым - Фәһимә Зиннур кызы Шәйгәрдановага шушы көннәрдә 65 яшь тула.
Гаиләдә алар өч бала үсә. "Әти бик акыллы, тәртипле кеше иде. Һәркемгә эш бүленгән. Эш тә күп, ашарга да мулдан. Әнкәй әти кешегә карата хөрмәт тәрбияләде. "Әтиегез эштән кайта, арып кайта, тавышланмагыз", - ди торган иде. Ә инде тыңламасак, "Әтиегезгә әйтәм!" - бу безнең өчен иң куркыныч сүз. Югыйсә, әтинең безгә тавыш та күтәргәне булмады. Без алардан үрнәк алып яшибез. Әти белән әнкәйне гел искә алабыз. Аларның әйткән сүзе белән сөйләшәбез. Алтын сүзләр булган", - дип сөйли Фәһимә ханым.
55 ел тату, тигез гомер кичерә әткәе белән әнкәсе. Фәһимәгә дә, энеләре Дилфас һәм Расихка да югары белем алырга ярдәм итәләр. Фәһимә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Анда М.Мәһдиев, Д.Тумашева, М.Госманов, М.Зәкиев, Ф.Сафиуллина, Г.Саттаров, М.Ногман, Х.Миңнегулов кебек атаклы галимнәрдән сабак алуын, шагыйрь һәм мөгаллим Мостафа Ногманнан гарәп язуы укырга һәм язарга өйрәнүен бүген дә яратып искә ала.
Эшкә Актанышка кайта. Һөнәр училищесында 8 ел тарих фәне укыта. 1985 елда директор Мирза Хөснимәрдәнов аны Актанышның 1 нче мәктәбенә чакыра. Шуннан бирле 2012 елга кадәр анда балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта, өстәп, икенче югары белем алып, 17 ел психолог булып эшли. 40 елдан артык стажлы укытучы, психолог Фәһимә Зиннур кызы - балалар белән эшли белү сәләте көчле булган, мәктәптә һәм район халкы арасында зур хөрмәт казанган шәхес. Аның хакында "Мәгариф", "Сөембикә" журналлары, "Ватаным Татарстан", "Актаныш таңнары", "Игенче даны" газеталарында язмалар дөнья күргән. Фәһимә ханымның үзенең дә басма матбугатта язмалары чыга, республика семинар-киңәшмәләрендә чыгышлар ясый. "Хезмәтем бушка китмәде, 100гә якын укучым минем эздән китте. Башка һөнәр буенча эшләгәннәре дә, Аллага шөкер, рәхмәтле", - дип сөенә мөгаллимә. Укучыларының берничәсен генә санау да җитәдер: Али Гыйльми (Алик Гыйльмуллин, "Азатлык" радиосы), Айгөл Бакирова (фәннәр кандидаты, Алабуга институтында укыта), Айгөл Вәлиева (Чаллы мәдрәсәсендә шәкертләргә сабак бирә), көчле журналист Руслан Усманов һ.б. Куелган хезмәтләре өчен РФнең "Хөрмәтле гомуми белем бирү хезмәткәре" билгесе, төрле елларда ВЛКСМ өлкә комитетының, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның, район башлыгы булып эшләгән Энгель Фәттаховның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Рухи яктан бай табигатьле кеше генә башкаларны аңлау, олылау сәләтенә ия була. Зыялы-затлы бу ханымга дан-шөһрәт тырышлык аша килде.
Бүген дә кул кушырып утырмый - барысына ничек өлгерәдер?! ЗАГС каршында оештырылган "Әхлак дәресләре"ндә яшүсмерләргә гаиләдә тәрбия, ныклы күркәм татар гаиләсе кору темасына инде өч ел дәвамында чыгышлар ясый; Актаныш радиосында "Психолог киңәшләре" сәхифәсенең даими кунагы; түгәрәк өстәлләр, төрле комиссия утырышларында катнаша. Тәмләп сөйли, мавыктыра, үзе артыннан башкаларны да ияртә белә шул ул. Яңалыкка омтылучы, эзләнүчән, һәр эшен тәртипләп, бер калып-системага салып эшләүче көчле ихтыярлы ханым.
Өенә керсәң, гүзәллек дөньясына аяк басасың - һәр нәрсә шулкадәр зәвык белән эшләнгән, тәртип, чисталык, затлылык. Ул гөлләрнең ниндиләре генә юк! Ихатаның һәр өлеше бүленеп, гөл-чәчкәләр белән бизәлеп, ашау, ял итү, эш өчен урыннар ясалган - зур ял йортларындагы шикелле. Хан-ханбикәләр яши торган йорт шундый буладыр. Баскычка басарга уңайсызланып торасың, чөнки гөлбакча арасыннан узасың, кайсы гөлгә, кайсы чәчкәгә сокланырга белмәссең!
Гомер юлдашы Рәфит белән уллары Искәндәр һәм кызлары Сөмбелне тәрбияләп үстереп, укытып, олы тормышка озаттылар. 42 ел бергә гомер кичерүче бу пар бүген алты оныкка дәү әни һәм дәү әти инде. Шуларга карап шатланып, куанып, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышып яшиләр.
"Күңелемә ошаган дуслар белән аралашам. Намаз, Коръән укып рәхәтлек алам. Дини темаларга һәм психология буенча укырга яратам. Гөлләрем, бакчам күңелемә ләззәт бирә", - ди тормышның тәмен белеп, ямен табып, үзе белән гармониядә яшәүче, бәлки шуңадыр да, бер картаймый, һаман матур, мөлаем калган гүзәллек сөюче бу ханым.
Балаларымның иң яраткан укытучысы Фәһимә Зиннур кызы, сине якынлашып килүче юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Алдагы елларың тыныч, кояшлы, җылы килсен, куанычлы-шатлыклы көннәр юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев