Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның иң өлкән кияү егетенә 86 яшь

2015 елда Актаныш районында 272 бала (134 ир бала, 138кыз бала) дөньяга аваз салган. 179 пар бәхетле гаилә корган. 57 парның аерылышу турында гаризасы теркәлгән. 504 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән. Иң өлкән әтигә - 52, иң өлкән яшьтәге әнигә - 43 яшь. Иң яшь әти-әни - 17 яшьлекләр. Актанышта иң өлкән...

2015 елда Актаныш районында 272 бала (134 ир бала, 138кыз бала) дөньяга аваз салган. 179 пар бәхетле гаилә корган. 57 парның аерылышу турында гаризасы теркәлгән. 504 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән.

Иң өлкән әтигә - 52, иң өлкән яшьтәге әнигә - 43 яшь.

Иң яшь әти-әни - 17 яшьлекләр.

Актанышта иң өлкән кияү белән кәләшкә 86 һәм 75 яшь.

2015 елда районда әти-әниләр балаларына иң күбе Тимур, Әмир, Ислам, Раяз, Самат, Әдел, Дамир, Аяз, Нурислам, Азалия, Гүзәл, Мәрьям, Диләрә, Әминә, Әдилә, Айсылу, Рияна, Алинә исемнәре кушкан.

Нәни райондашларыбызга кушылган иң сирәк исемнәр - Минтимер, Нәркизә, Таңсылу, Гомәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев