Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның Мактаулы гражданы Гадел Касыйм улы Сәлахетдиновка багышланган кичә узды (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Туган як музеенда - 28 ел дәвамында бер хуҗалык белән җитәкчелек итеп, аны миллионер колхоз дәрәҗәсенә күтәргән олпат рәис, Яңа Әлем авыл җирлегенең бүгенге көндә дә социаль йөзен билгеләүче объектлар төзегән фидакарь зат -гадел җитәкче; Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, район хуҗалык рәисләре корпусының Мактаулы Президенты, Татарстанның атказанган...

Туган як музеенда - 28 ел дәвамында бер хуҗалык белән җитәкчелек итеп, аны миллионер колхоз дәрәҗәсенә күтәргән олпат рәис, Яңа Әлем авыл җирлегенең бүгенге көндә дә социаль йөзен билгеләүче объектлар төзегән фидакарь зат -гадел җитәкче; Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, район хуҗалык рәисләре корпусының Мактаулы Президенты, Татарстанның атказанган агрономы, районның Мактаулы гражданы Гадел Касыйм улы Сәлахетдиновка багышланган кичә үткәрелде.
"Туган җирнең данлы кешеләре" циклыннан колхозчыларның тормышын яхшыртучы, район авыл хуҗалагын яңа этапка чыгаруга үзеннән әйтеп бетергесез зур өлеш керткән шәхеснең тормыш һәм хезмәт юлын яктырткан чара 22 апрель көнне узды.
Чарада Гадел Касыйм улының укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, чордашлары, якыннары, туганнары катнаштылар. Районыбыз тормышында да зур роль уйнаган бу шәхескә һәр чарада катнашучы үз рәхмәтләрен белдереп, якты хәтирәләр белән уртаклаштылар.
Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев