Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның почтальон Печкины

Хат ташучы хезмәте нигәдер хатын-кызлар өчен генәдер кебек булып, күңелгә кереп калган. Ләкин мультфильмдагы почтальон Печкинны күпләр яратып карый. Безнең районда да бердәнбер ир-ат хат ташучы бар. Кыш бабайдан без бүләкне елга бер тапкыр алсак, әлеге хат ташучыбыз ел әйләнәсе абунәчеләренә үзенең бүләкләрен өләшә. Аның үзен күреп сөйләшмичә түзә алмадык....

Хат ташучы хезмәте нигәдер хатын-кызлар өчен генәдер кебек булып, күңелгә кереп калган. Ләкин мультфильмдагы почтальон Печкинны күпләр яратып карый. Безнең районда да бердәнбер ир-ат хат ташучы бар. Кыш бабайдан без бүләкне елга бер тапкыр алсак, әлеге хат ташучыбыз ел әйләнәсе абунәчеләренә үзенең бүләкләрен өләшә. Аның үзен күреп сөйләшмичә түзә алмадык.
Алгинат Зәйнуллин тумышы белән Актаныштан. Яшь вакытында Себердә эшләп йөрсә дә, сәламәтлеге какшагач кабат районга кайтырга мәҗбүр була ул.
- Бөергә таш җыела минем, шуны даими алдырып торырга кирәк. Табиблар йөгермә, ләкин гел җәяү йөр диделәр, - ди Алгинат абый.
Лаеклы ялга чыгарына исә берничә ел калган. Эшләмичә өйдә дә ятып булмый. Шулай нишләргә белмичә, икеләнеп йөргәндә, тормыш иптәше Гөлшат аңа: "Хат ташучы булып кермисеңме? Анда хезмәткәрләр кирәк дип ишеттем. Гел җәяү йөри торган эш бит", - дип тәкъдим итә. Башта икеләнеп торса да, кеше эшләми торган эш булмас дип, тәвәккәлләп карый ул. Инде менә өч ел шушы хезмәтне яратып башкара.
- Иртәнге дүртенче яртыда торам да, сәгать бишләрдә газета-журналлар таратырга чыгып китәм. Кеше йокыдан торганчы аларны газета-журналлы итим дим. Кайберләре капка төпләрен себерә-себерә минем килгәнне көтеп үк торалар, - ди ул.
Алгинат абый Баян Дәүләтов, Төньяк, Киров, Хәсән Заман, Гагарин, Җиңүнең 50 еллыгы, Җиңүнең 30 еллыгы урамнарына, барысы 350 ләп йортка газета-журналлар өләшә. Әлеге хезмәтендә аңа тормыш иптәше дә булыша. Хат ташучы өчен һәрбер абунәчесе якын һәм кадерле. Әлеге хезмәтнең бер авырлыгын да күрми ул. "Рәхәтләнеп һава сулап, җәяүләп йөрисең", - дип елмая. Сүз дә юк, һава торышының төрле вакытлары була. Бураны да, кары да, яңгыры да, салкыны да. Тик хат ташучылар үзләренең абунәчеләрен вакытлы матбугат чараларыннан мәхрүм калдырмас өчен, аны вакытында таратырга омтыла.
- Халык газета-журналларга теләп языламы соң? - дип кызыксынуыма, ул:
- Бер язылганнар газета-журналсыз тора алмый. Чөнки интернеттан укыган - бер, ә үз кулыңа газетаны тотып уку бөтенләй башка диләр. Шунысы кызганыч: газета-журналларга язылучыларның яше өлкәнәя. Нигездә пенсионерлар һәм 50-55 яшьлекләр газеталарга теләп языла. Аеруча үзебезнең район, "Акчарлак", "Ирек мәйданы"на күп язылалар. Атнаның биш көнендә газета-журналлар таратабыз.
Хат ташучыларга шулай ук пенсия, субсидия өләшү, утка, газга акча җыю кебек хезмәтләр дә йөкләнгән. Алгинат абый пенсия, пособиеләрне өләшкән көнне кичке 11ләргә тикле тараткан вакытлары барлыгын да яшерми. "Чөнки һәркем аны көтеп тора", - ди.
Район почта элемтәсе үзәге җитәкчесе Альберт Шәйгалләмов та Алгинат абыйның хезмәтеннән канәгать булуын яшермәде.
- Актанышның үзендә 14 хат ташучы бар. Хат ташучыларның хезмәте авыр дияргә күнеккәнбез. Бу аларның хезмәт хакының азлыгы белән дә бәйле. Декабрь аеннан хезмәт хаклары артты. Аннан икенчесе - алар һәрдаим кеше белән аралашып эшләүчеләр. Һәр кешегә аерым якын килеп аралашу, оста психолог булу да сорала. Шуның өчен дә күпләр бу эштә озак эшли алмый. Ә бер эшләп, җаен алганнары озак эшли. Алгинат Зәйнуллин да хезмәтенең нечкәлекләренә төшенгән. Аны абунәчеләр яраталар. Хөрмәт итәләр. Яратып, "безнең почтальон Печкин" дип йөртәләр.
Әлеге сүзләргә һич кенә дә үпкәләми Алгинат абый. Яратып әйтәләр бит, нигә үпкәләргә. Тиздән лаеклы ялга чыгарга тиеш булса да, киләчәген әлеге хезмәтеннән башка күз алдына да китерә алмый ул. Димәк, сәламәтлеге рөхсәт иткәндә, әле аның абунәчеләре газета-журналлардан өзелмәячәк. Яңа елда да абунәчеләре кимемәсен, киресенчә, артсын дигән теләктә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев