Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның якташлар җәмгыяте - бәйге җиңүчесе!

Татарстан Республикасы территориясендә эшләп килүче Якташлар җәмгыятьләренең эшчәнлеген активлаштыру, стимуллаштыру максатыннан республикакүләм бәйге оештырылган иде. "Татарстан Республикасының иң яхшы Якташлар җәмгыяте" бәйгесе шәһәр һәм муниципаль районнардагы җәмгыятьләр арасында уздырылды. Җиңүчеләрне билгеләүнең төп критерийлары булып җәмгыятьләрнең эшчәнлек эффектлылыгы, аның активлылыгы, әлеге эшчәнлек белән халыкның хәбәрдар булу дәрәҗәсе, муниципаль берәмлекләр белән бердәм...

Татарстан Республикасы территориясендә эшләп килүче Якташлар җәмгыятьләренең эшчәнлеген активлаштыру, стимуллаштыру максатыннан республикакүләм бәйге оештырылган иде. "Татарстан Республикасының иң яхшы Якташлар җәмгыяте" бәйгесе шәһәр һәм муниципаль районнардагы җәмгыятьләр арасында уздырылды.
Җиңүчеләрне билгеләүнең төп критерийлары булып җәмгыятьләрнең эшчәнлек эффектлылыгы, аның активлылыгы, әлеге эшчәнлек белән халыкның хәбәрдар булу дәрәҗәсе, муниципаль берәмлекләр белән бердәм программаларны тормышка ашыру буенча эшчәнлек һәм интернет челтәрендә җәмгыятьләрнең рәсми сайтлары булу тора.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Актанышның Казанда урнашкан якташлар җәмгыяте җиңүче дип табылды, ТР муниципаль берәмлекләре Советы тарафыннан диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, Актанышның Казандагы якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов - районыбызның Иске Әгъбәз авылында туып-үскән күренекле шәхес, районда узган зур чараларда һәрдаим катнашып, ярдәм итеп яши.
чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев