Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның яшәеше республикада үрнәк

23 май көнне район җирлеге янә кунаклар кабул итте. ТР Дәүләт Советының экология, табигатьне саклау һәм аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе В.П.Васильев җитәкчелегендә бер төркем Дәүләт Советы депутатлары һәм Башкортстан Корылтае вәкилләре район сулышы белән таныштылар, шул исәптән "2008-2012 елларда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы үсеше дәүләт программасының агымдагы елның 1...

23 май көнне район җирлеге янә кунаклар кабул итте. ТР Дәүләт Советының экология, табигатьне саклау һәм аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе В.П.Васильев җитәкчелегендә бер төркем Дәүләт Советы депутатлары һәм Башкортстан Корылтае вәкилләре район сулышы белән таныштылар, шул исәптән "2008-2012 елларда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы үсеше дәүләт программасының агымдагы елның 1 квартал йомгакларына, шулай ук киләчәкне билгеләгән төп мәсьәләләргә күзәтү ясадылар.
Эшлекле сөйләшүдә катнашучылар иң әүвәл "Дуслык" теплицасына юл алдылар, биредәге эшчәнлек белән якыннан танышып, аның икътисади омтылышлылыгы белән кызыксындылар. Шулай ук "Актаныш агрегат заводы" ААҖнең, "Мехотряд" ҖЧҖнең, "Молинвест" сөт кабул итү оешмасының, "Агропромснаб" ҖЧҖнең дә эшчәнлеге, яшәеше күз уңыннан үткәрелде.


Яңа Әлем авылы җирлегендә дәвам иткән гамәли киңәшмәдә районда үзенчәлекле җир эшкәртү технологияләренең әһәмиятенә, отышлылыгына басым ясалды.Биредә шулай ук терлекчелеккә кагылышлы мәсьәләләр дә читтә калмады. Шөкер, районның бүгенгесен һәм алга таба да шул юл белән барган очракта киләчәген ачып салган саннарга бай күрсәтмәләр яшәешне тулысы белән ачып салды. 2015 елга район хуҗалыкларында эре терлек санын 38 мең башка җиткерү максат итеп куелган. Шул исәптән сөт җитештерүнең алга китүе дә көн кебек ачык.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 25 май, 2012 40 (9685) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев