Актаныш

Актанышның Яшьләр урамында чыккан янгында зыян күрүчеләр бар (+ФОТОЛАР)

2017 елның соңгы көнендә Теләкәй авылында мунча януны "актыккысы булсын, кызыл әтәч башка зыян салмасын" дип үткәреп җибәргән идек җибәрүен... Әмма Яңа елга аяк басарга да өлгермәдек, Актанышта инде беренче янгын очрагы теркәлде. Янгын нәтиҗәсендә вафат булучылар юк - шунсына шөкер итик. 2 гыйнвар кичке сәгать тугызда янгынга каршы федераль...

2017 елның соңгы көнендә Теләкәй авылында мунча януны "актыккысы булсын, кызыл әтәч башка зыян салмасын" дип үткәреп җибәргән идек җибәрүен... Әмма Яңа елга аяк басарга да өлгермәдек, Актанышта инде беренче янгын очрагы теркәлде.
Янгын нәтиҗәсендә вафат булучылар юк - шунсына шөкер итик.
2 гыйнвар кичке сәгать тугызда янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча 15нче отрядының 103нче янгын сакчылыгы бүлегенә «Глонасс+112» системасы аша Актаныш авылы Яшьләр урамында урнашкан 7 йортта янгын чыгу хакында ашыгыч хәбәр килеп ирешә.
Бүлекнең 8 кешелек отряды янгын урынына 21 сәгать 04 минутта килеп җитә. Бу вакытта тышкы билгеләр буенча йортның түбәсен һәм эчен ялкын чолгап алган була. Ул өлешчә күрше 6нчы квартирага да күчеп өлгергән була.
Янгын сүндерчеләр килгәндә йортларда яшәчеләр урамда була. Янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышкан вакытта 7нче йорт хуҗасы Фикус Ш. һәм янгын шаһиты Азат Г. төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган булуы ачыклана. Алар ашыгыч рәвештә үзәк хастәханәгә озатыла.
Яну объекты - ике квартиралы бер катлы кирпеч йорт. Ул 1998 елда төзелгән, янгынга каршы тору сәләте өченче дәрәҗә.Йортка электр, газ кертелгән, йорт шәхси котельный белән җылытылган,түбәсе шифер белән ябылган. Йорт иминиятләштерелгән. Җиденче квартираның хуҗасы - 1965 елгы Фикус Ш, алтынчы квартираныкы - 1965 елгы Илһам И. Ике квартира да автономияле янгынга каршы извещатель белән җиһазландырылмаган була.
Хастәханәнең реанимация бүлегенә салынган Фикус Ш. сүзләреннән күренгәнчә, 2 гыйнвар көнне ул 20.40та котел урнашкан бүлмәгә керә һәм газ котелының сүнгән булуын күрә. Шырпы сызып, ул аны яндырып җибәрмәкче була. Ләкин шул вакытта шартлау тавышы яңгырый. Көчле дулкын йорт хуҗасын читкә алып ташлый, якын-тирәдәге агач корылмаларга ут каба. Шул вакытта залдан Ф.Шның улы килеп чыга, алар бергәләп утны сүндерергә тотыналар. Әмма нәтиҗәсе булмый. Тын алу өчен шартлар булмау, югары температура шулай ук янгынны сүндерергә комаучаулык итә. Котел урнашкан урынның тышкы ишек янында булуы зыян күрүчеләргә урамга чыгу мөмкинлеген дә яба.
Ф.Шның улы кухня тәрәзәсен ватып тышка чыга. Йорт хуҗасын исә зал тәрәзәсен урам яктан ватып эвакуациялиләр.
Зыян күрүче әйтүенчә, бу көнне өйдә бернинди төзелеш эшләре алып барылмаган. Йортта тиз янып китүчән сыеклыклар сакланмаган. Йорт хуҗасы авылдашлары белән дустанә мөнәсәбәттә яшәгән, аның милкенә ут төртәм дип янаучылар булмаган.
Хәзерге вакытта янгын сәбәпләре ачыклана. Әлеге факт буенча тикшерү эше дәвам итә.
Мәгълүмат янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча 15нче отрядының 103нче янгын сакчылыгы бүлегеннән алынды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: