Актаныш

Актанышның үз Сочиы

Кышын да бирегә һәр атнаны Татарстанның, Башкортостанның шәһәр-районнарыннан ял итәргә киләләр. Табигате балык каптыру өчен дә, кинәнеп ял итү өчен дә нәкъ менә күңел теләгәнчә. Җирлекнең яшәве көндәлек эш-мәшәкатьләр белән беррәттән, килгән-киткән кешегә күз-колак булу, хөрмәт күрсәтү, иминлекне тәэмин итү белән дә үрелеп бара. - Авыл җирлегендә, бигрәк тә безнең...

Кышын да бирегә һәр атнаны Татарстанның, Башкортостанның шәһәр-районнарыннан ял итәргә киләләр. Табигате балык каптыру өчен дә, кинәнеп ял итү өчен дә нәкъ менә күңел теләгәнчә. Җирлекнең яшәве көндәлек эш-мәшәкатьләр белән беррәттән, килгән-киткән кешегә күз-колак булу, хөрмәт күрсәтү, иминлекне тәэмин итү белән дә үрелеп бара.
- Авыл җирлегендә, бигрәк тә безнең җирлектә, төп яшәү чыганагы булып мал асрау, сөт, ит сатып гаилә керемен тулыландыру тора, - дип, 3 февральдә үткән Татар Ямалы авыл җирлеге хисап җыелышында авыл халкына тәкъдимнәрен дә җиткерде авыл башлыгы Роберт Нуриев.
Җирлек мал асрау өчен үзенең болынлыклары белән бик кулай урын. Терлек тотмаучы шәхси хуҗалыкларга да мал асрарга киңәш итте ул. Узган елда җитәкчелек авылда терлек тотучыларга ярдәм йөзеннән савым сыерларына субсидияләр бирде. Авыл кешесенә үз эшеңне башлап җибәрү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган.
2016 елда ЛПХ кредитын алучылар булмаган. Үз көчләре белән яшәргә тырышалар. Дәүләтнең туризм буенча булган программасы нәкъ Татар Ямалы җирлеге өчен кулай. Ял итәргә килүчеләрне кундырып чыгару гадәте барлыкка килгән авыл халкы арасында, туризм юнәлеше буенча эшмәкәрлеккә алынырга теләк белдерүче шулай да юк әлегә. Мини-ферма төзүчеләр 200000 сум акча алу артыннан йөргәннәр, ләкин тораклары куелган таләпләргә җавап бирмәү сәбәпле, ярдәм ала алмаганнар.
Җирлектә Татар Ямалыда, Буазкүлдә, Бүләктә авыл чүплекләре бетерелгән.
2016 елда һәр кешедән 300 сум күләмендә үзара салым акчасы жыйналган, ул 150 мең сум итеп банкка тапшырылган. Дәүләттән бирелгән ярдәм белән 750 мең сум булган. Үзара салым акчасы ярдәмендә җирлектәге зиратлар профнастил койма белән тотылган. Үзара салым акчасы шулай ук буа-күперләрне карауга, юл тигезләүгә, һәйкәл-обелискларны карауга, язын чүплекләрне эттереп өюгә һәм тәртипләүгә дә тотылган. 2017 елда үзара салымны җыйнау буенча референдум 18 сентябрьдә үтте, бер кешедән 500 сум күләмендә кабул ителде.
Бүләк-Ямалы юлына узган ел асфальт юл салынды. 2017 елда җәяүлеләр күпере салыначак, күпер ясап бирүдә район җитәкчелегенә ышанып торабыз, диләр. Дәүләт программасы нигезендә 2017 елда Татар Ямалының Ленин урамына, Буазкүлнең М.Вахитов урамына автомат рәвештә яндырылып сүндерелә торган яктырткычлар куелачак. 5 линия сузылып, барысы 22 нокта булачак.
Полиция участок вәкиленең берничә авыл җиренә хезмәт күрсәтүе көйсезлекләр тудыра. Җирлектә Татар Ямалыда - 4, Буазкүлдә - 4, Бүләктә 1 кеше теркәлми яши. Шулай ук иреге чикләнгән урыннарда булып кайтучы 1 кеше бар, эчүчелек белән мавыгучы хатын-кызлар да күренә, читтән килеп өй сатып алучыларны да күзәтчелектә тоту мөһим. Ял итәргә килүчеләрне куна кертү дә авыл кешесе өчен кыйммәткә төшәргә мөмкин, уяулык кирәк. Билгесез кешеләрнең кунарга кереп, йорт хуҗаларының акчаларын алып чыгып китүләре хакында матбугат чаралары аша еш ишетәбез. Ял итәргә килүчеләрнең, бәйдән ычкынып, үзләрен бик иркен тотып, тавыш, шау-шу тудырулары, кисәтүләрне тыңларга теләмәүләре дә мондый очракта участок вәкиле кирәклеген искәртеп тора.
Сөйләшүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов катнашып, районның 2016 елда социаль-икътисади үсеше, 2017 елга куелган бурычлар белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: