Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта 1987 елгы шофер 2009 елгы баланы бәрдергән

Балалар катнашындагы юл фаҗигаләрен киметү максатыннан ЮХИДИ инспекторлары атна саен балалар бакчалары, мәктәпләрдә була; "Куркынычсыз зебра", "Әдәпле шофер", "Күренерлек бул" кебек рейдлар үткәрә. Монда юл кагыйдәләрен бозучы балалар контрольгә алына, юл аркылы тиешсез урыннан чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәрелә. Шушы ук мәсьәләләр юл хәрәкәтендә...

Балалар катнашындагы юл фаҗигаләрен киметү максатыннан ЮХИДИ инспекторлары атна саен балалар бакчалары, мәктәпләрдә була; "Куркынычсыз зебра", "Әдәпле шофер", "Күренерлек бул" кебек рейдлар үткәрә. Монда юл кагыйдәләрен бозучы балалар контрольгә алына, юл аркылы тиешсез урыннан чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәрелә. Шушы ук мәсьәләләр юл хәрәкәтендә иминлекне ныгыту буенча район комиссиясе утырышында карала, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә юл йөрү тәрбиясен арттыруга юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрелә. Ата-аналар җыелышларында инспекторлар даими чыгыш ясап, иминлек каешларын, балалар өчен махсус урындык-җайланмалар куллану мөһимлеген искә төшерә.
Район буенча балалар катнашында бу елда 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Фаҗига 24 апрель көнне, Актаныш авылы Ленин урамы буенда килеп чыга: 1987 елгы шофер җиңел автомобиле белән 2009 елгы баланы бәрдерә. Бала хастаханәгә озатыла. Бүген Актаныш эчке эшләр бүлеге тарафыннан тикшерү бара.
Бу елның 4 ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан юлларында балалар һәм үсмерләр катнашында 141 юл-транспорт һәлакәте булган, шулар нәтиҗәсендә 2 баланың гомере өзелгән, 146сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев