Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта 2016 нчы елда Россия һәм республика күләмендә зур уңышларга ирешкән коллективлар һәм аерым хемәтчәннәр исемлеге билгеле (+ФОТОЛАР)

Алдынгылар слётында 2016 нчы елда район икътисадын үстерү, алда торган социаль бурычларны хәл итү, хуҗалык, оешма һәм предприятиеләрнең табышлы эшләүләрен, хезмәт коллективларының һәм аерым кешеләрнең хезмәт нәтиҗәләре белән кызыксынуын арттыру максатыннан, муниципаль район башлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты раслаган ярыш шартлары нәтиҗәләре...

Алдынгылар слётында 2016 нчы елда район икътисадын үстерү, алда торган социаль бурычларны хәл итү, хуҗалык, оешма һәм предприятиеләрнең табышлы эшләүләрен, хезмәт коллективларының һәм аерым кешеләрнең хезмәт нәтиҗәләре белән кызыксынуын арттыру максатыннан, муниципаль район башлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты раслаган ярыш шартлары нәтиҗәләре билгеләп үтелде.
2016 нчы елда Россия һәм республика күләмендә зур уңышларга ирешкән коллективлар һәм аерым хемәтчәннәр исемлеге:
1. Татарстан Республикасы "Аграр яшьләр берләшмәсе" һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Үз һөнәренең остасы" конкурсында катнашып, "Башак" хуҗалыгы савымчысы Әхмәтова Гүзәл Фәнис кызы 1нче урынны, республика савымчылар бәйгесендә 3нче урынны яулады.
- агрономнар арасында 3нче урынны яулаган "Башак" хуҗалыгы агрономы Закиров Радик Роберт улы.
- республика сабанчылар ярышында 3нче урынны алган "Тан" хуҗалыгы механизаторы Идрисов Нияз Риф улы.
2. "Ел табибы - ак чәчәкләр" республика конкурсында "Беренчел звенодагы иң яхшы табиб" номинациясендә 2нче урынны яулаган Татар Суыксуы участогы табибы Әминова Наилә Рафаэль кызы.
3.Билбау көрәше буенча Казахстанның Астана шәһәрендә үткән дөнья чемпионатында көмеш медаль яулаган Россия Федерациясе Һәм Татарстан Республикасы билбау көрәше җыелма команда әгьзасы Мөхәмәдуллина Алия Зиннур кызы
4. Районыбыз шахматчылары Татарстан Республикасы Чемпионатында, команда беренчелегендә 10нчы мәртәбә рәттән чемпион исеменә лаек булдылар. Команданың остазлары Галимов Мөхәмәтфәһим Галим улы һәм Имамов Илдар Сәрдәр улы.
5. Санкт Петербург шәһәрендә уздырылган «Талант канатларында» ("На крыльях таланта") Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестивале Гран-при лауреаты «Образ» бию ансамбле. Житәкчеләре Романова Ниссо Саидовна һәм Миндияров Роман Васильевич.
6. Драматург Кәрим Тинчуринның тууына 129, татар театры оешуга 110 ел тулу уңаеннан оештырылган «Милли жәүһәрләр» VII Халыкара театр конкурсында Гран-при лауреаты "Сәләтле балалар өчен гуманитар - гимназия интернат" балалар театры. Җитәкчелэре - Аграпова Миләүшә Рәдис кызы, Хафизова Алсу Мирзамөхәммәт кызы.
7. Балалар һәм яшүсмерләр арасында уздырылган "Язгы бөтерчек" ("Весенние выкрутасы") 16нчы халыкара конкурс-фестивалендә 1нче дәрәҗә лауреат "Тамчы" вокаль ансамбле. Житәкчесе Мостафина Лилия Реваль кызы.
8. «Шома бас» III республикакүләм татар халык һәм этнографик бию смотр конкурсында 1нче урынны алган Киров авыл мәдәният йортының «Дуслык» бию ансамбле. Житәкчесе Хуҗина Алсу Фасил кызы
"Идел-йорт" XVI Төбәкара халык театрлары колективлары фестивалендә 2нче урынны алган Киров халык театры. Житәкчесе Хуҗина Алсу Фасил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев