Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта 45 ел буе китапханәче булып эшләгән Әдибә Хәбибрахмановага багышланган кичә узды (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

31 нче гыйнвар көнне "Яшьлек" милли - мәдәни үзәгендә Теләкәй авылың хөрмәтле кешесе, 45 ел буе китапханәче булып эшләгән Әдибә Хәбибрахмановага багышланган кичә булып узды. Вакытның кадерен белеп, тормышның үзәгендә кайнап, рухланып, үзенең башкарган эшенең нәтиҗәсен күреп, сөенеп яшәүләргә ни җитә?! Әдибә Хәбибрахманова Теләкәй мәктәбендә белем алган Шәрип кызы. Авыл...

31 нче гыйнвар көнне "Яшьлек" милли - мәдәни үзәгендә Теләкәй авылың хөрмәтле кешесе, 45 ел буе китапханәче булып эшләгән Әдибә Хәбибрахмановага багышланган кичә булып узды.
Вакытның кадерен белеп, тормышның үзәгендә кайнап, рухланып, үзенең башкарган эшенең нәтиҗәсен күреп, сөенеп яшәүләргә ни җитә?!
Әдибә Хәбибрахманова Теләкәй мәктәбендә белем алган Шәрип кызы. Авыл тарихында үзенә аерым урын алырга хаклы булган шәхес булып җитлегә ул.
1938 нче елда аылда китапханә ачыла. Әдибә апаны шушы эшкә тәкъдим итәләр. Ул китаплар саны арттыруны, булганнарының гомерен озынайтуны, китап укучылар санын күз уңында тотып эш оештыра. Ил, республика һәм хуҗалык тормышындагы яңалыкларның һәркайсын билгеләп үтү аның эш алымына әверелә.
Төп эшеннән тыш Әдибә апаның көтеп торган җәмәгать эшләре дә аз түгел.Колхоз комсомол оешмасын 17 ел рәттән җитәкли ул. Берничә мәртәбә авыл совыты депутаты итеп сайлана. Хатын-кызлар советы председателе. Ферма газетасы редакторы, агит-коллектив җитәкчесе, иптәшләр суды председателе, белем җәмгыяте председателе, район халык суды утырышчысы итеп 10 мәртәбә 20 елга сайлана. Ул әлеге вазыйфаларын теләп һәм төгәл итеп озак еллар башкара. Шулай ук җәмәгать эшләрендә дә, үзенең төп эшен республика күләмендә дә танырлык итеп , 45 ел рәттән башкарып, олы хөрмәткә ия булган шәхес дәрәҗәсенә күтәрелә.
Әдибә апа бүген дә халыкка аң-белем тарата. Дини йолалар белән таныштыра.Мәетләрне соңгы юлга озатуда бөтен йоласына туры китереп изге эшләр башкара.
Әдибә апа Татарстан минитырлыгы катнашында районда үткәрелгән конкурсларда катнашып, Теләкәй авыл китапханәсендә күп мәртәбәләр җиңүче була. Шулар белән рәттән аның күкрәгендә, нур булып 4 медаль дә ялтырый.
Чарада Әдибә Хәбибрахмановагның туганнары, хезмәттәшләре , авылдашлары, Теләкәй авыл җирлеге башлыгы Ригел Миңнеханов, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катныштылар һәм районыбызның бөек шәхесенә рәхмәтләрен җиткереп, якты истәлекләрен яңгыраттылар.
чыганак: http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/833721.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев