Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта 80нче пар язылышты

Иске Айман кызы Сөмбел белән Уразай авылы егете Радик интернет аша танышалар. Җиңелчә аралашу челтәр киңлекләрендә көндәлек күрешүгә, соңрак күзгә-күз карап очрашуга китерә. Ярты ел да узмый, яшьләр өйләнешергә карар кыла. Узган атнада - 19 август көнне Актаныш районы ЗАГС бүлегендә аларны тантаналы төстә - бу елда язылышучы 80нче пар...

Иске Айман кызы Сөмбел белән Уразай авылы егете Радик интернет аша танышалар. Җиңелчә аралашу челтәр киңлекләрендә көндәлек күрешүгә, соңрак күзгә-күз карап очрашуга китерә. Ярты ел да узмый, яшьләр өйләнешергә карар кыла. Узган атнада - 19 август көнне Актаныш районы ЗАГС бүлегендә аларны тантаналы төстә - бу елда язылышучы 80нче пар итеп теркәделәр.
Киленем урыныма килә
- Радик мине эчкерсез елмаюы белән җәлеп итте. Кеше буларак, тырыш, акыллы, уйлап эш итүчән, сабыр, - дип тезеп китте сайлаган ярының күркәм якларын Сөмбел. Радик исә иң элек кызның күзләренә гашыйк була. Якыннан аралаша башлагач, аның миңа туры килүен аңладым, ди егет. Тимерне кызуында сугарга була - бу язда гына КФУның Алабугадагы филиалын тәмамлап, мөгаллимә дипломын кулына алган кызга башкода җибәрә. Уразай мәктәбендә 36 ел эшләп, быел лаеклы ялга чыгучы Нәсимә ханым урынына эшкә, шулай итеп, булачак килене Сөмбел Шәйгәрданова билгеләнә.
- Хезмәтемне бик яратып башкардым. Киленем Сөмбел дә тырышып, намус белән эшләр дип өметләнәм һәм ышанам. Яшьләрнең Актанышта төпләнер урыннары бар, безнең белән торсалар да бик риза. Кайда яшиселәре килсә, шунда яшәрләр, өебез зур, күңелебез киң, - дип, ике кызлары арасындагы бердәнбер улының бәйрәмендә үткәненә шөкер итеп, алга планнар кора Нәсимә Гыйбадуллина.
Ап-ак энҗе чәчәгедәй кызларына караган саен йөзләренә елмаю кунып, эчке сөенечтән балкучы, бераз гына каушаган Лилия һәм Флүс Шәйгәрдановлар исә бу көннең бигрәк тиз җитүенә ышанып та җитмиләр кебек:
- Без үзебез озак итеп йөрешеп, мин Флүсне армиягә озатып, көтеп алып, сигез ел дәвамында очрашып йөреп кавышкан идек. Яшьләрнең яшьләрчә - тиз дә, заманча да, - ди Лилия ханым, интернет аша танышуларына ишарә итеп. - Кызыбызның быел тормышка өр-яңа адымнар ясый торган елы булды: уку тәмамлап, кулына диплом алды; эшкә урнашты; менә гаилә кора - хәерле юллар булсын!
Әти-әниләрнең балаларга теләкләре иң изгеләр: саулык, тигезлек, сүнмәс мәхәббәт. Яшьләр дә бу көнне иң кадерле кешеләре - аларны якты дөньяга китергән, күңел назларын биреп үстергән, һәр адымнары, эш-гамәлләре өчен бер сөенеп, бер янып-көеп яшәгән әти-әниләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
- Әнием миңа җан биргән, әтием Дөбәрис үз мисалында кешелекле булырга өйрәтеп үстерде. Алар - минем өчен иң зур хөрмәткә лаек кешеләр.- Радикның ихлас сүзләренә Сөмбел кушыла:
- Бик зур рәхмәт аларга. Әти-әниләребезнең йөзләренә беркайчан да кызыллык китермәскә тырышырбыз.
Гаилә коручылар кимеми
- Кәбисә ел булса да, гаилә корырга теләп мөрәҗәгать итүчеләр кимеми. Узган ел бу вакытка Актанышта 83 пар өйләнешкән булса, быел менә 80нчесен теркибез. Август аенда гына да кавышучылар саны 14, кушылырга теләп гариза бирүчеләр 6 булган, - ди район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева.
Язылышучылар өчен бу елдан тәртипләр тагын да камилләштерелгән: парлар хәзер бер ел алдан ук өйләнешү өчен гариза биреп, кирәкле дата, сәгатьне тәгаенләп куя алалар. Тагын бер яңалык: электрон имза - аның белән гариза биргәндә, ЗАГС бүлегенә бөтенләй килеп тә тормыйча, өйдән генә дә бар документларны сканлаштырып кына җибәрергә була. Бу очракта яшьләр ЗАГС бүлегенә туй буласы атнада гына килеп, калган бар сорауларны ачыклап-аныклап бетерә. Яшьләребез бу ике яңалыкны да тиз эләктереп алган - Гөлфинә Мөхәмәдиева әйтүенчә, өйләнешү өчен гариза бирү районыбызда бүген 100 процент электрон төстә башкарыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев