Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта "Ак калфак" оешмасының күчмә утырышы гөрләде (ВИДЕО)

Актанышта бу көннәрдә дөньякүләм зур чара үткәрелә. "Ак калфак" бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы безнең районга төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне бергә җыйды. Авылларыбызның кунакчыл халкы 150 кешелек делегацияне якты йөз белән каршы алып, аларга үзенең осталыгын күрсәтә, милли-мәдәни чаралар оештыра. "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья...

Актанышта бу көннәрдә дөньякүләм зур чара үткәрелә. "Ак калфак" бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы безнең районга төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне бергә җыйды. Авылларыбызның кунакчыл халкы 150 кешелек делегацияне якты йөз белән каршы алып, аларга үзенең осталыгын күрсәтә, милли-мәдәни чаралар оештыра.
"Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында эшли. Аның җитәкчесе Кадрия Идрисова - безнең якташыбыз. Ул районыбыз үзенчәлекләрен яхшы белә. Актанышлылар үзләре дә һәр төрле чарага зур әзерлек белән якын килә. Шуңа күрә районыбыз җирлегенә аяк басуга ук аккалфаклылар үзләренә карата булган җылы мөгамәләне бик тиз күреп алдылар.
- Безнең максат - бу җирлектәге йолаларны, татар халкының яшәешен өйрәнү, танылган шәхесләрен барлау һәм авыл туризмы өлкәсендә чаралар уздыру, - дип белдерде Кадрия Идрисова.
13 июль көнне Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән вәкилләр, Таҗикстан, Австралия, Беларусь, Польша, Казахстан, Төркмәнстаннан ак калфаклы ханым-туташлар бер төбәккә җыелды. Төрле төбәкләрдән җыелган татар балаларына күңелле ял бүләк итүче "Бүләк" лагере бу юлы татар теле, милләт язмышы өчен янып-көеп яшәүче эшлекле хатын-кызларны кабул итте. Биредә аларны каршы алу тантанасы Актанышның сәнгать сөюче мәдәният хезмәткәрләре катнашында оештырылган кызыклы сценарий нигезендә үтте.
Төшке аштан соң кадерле кунакларыбызга район үзәге буенча экскурсия оештырылды. Халыкның тормыш-көнкүреше белән танышу читтәге милләттәшләребез өчен тагын да күңеллерәк булгандыр.
Үзем Актанышның Яңа Байсар авылында туып-үссәм дә, инде шактый вакыт Кайбыч районында яшим. Туган нигезгә кайткан саен, Актанышның көннән-көн матурлана баруы күзгә чалына иде. Менә "Ак калфак" оешмасы форумында катнашып, экскурсияләрдә булганнан соң, Актанышны яңа яктан ачкандай булдым. Ул бик матур, табигате гүзәл, кешеләре ягымлы. Рәхмәт якташларыма матур итеп яши белгәннәре өчен, - дип, шатлыклы хисләре белән уртаклашты "Кайбыч таңнары" газетасының баш мөхәррире Луиза Сөнгатуллина.
Кунаклар кич Киров авылына юл тоттылар. Аларны биредә авылның җырлап-биеп яшәүче актив үзешчәннәре, республикада данлыклы театр коллективы каршы алды. Алар үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәтеп, сәнгатебезнең күркәм үрнәкләре белән таныштырдылар. Халык театры исемен йөртүче коллективның иҗади уңышлары авылда да дөньякүләм зур сәхнәләрдә уйнарга лаеклы сәнгатькәрләр яшәвен күрсәтә.
Икенче көнне авыл туризмы белән танышу ниятләнгән иде. 5 юнәлештә авылларга таралышып, татар халкының гореф-гадәтләре, матур йолалары белән таныштылар. Шуның берсе - тарихи Иске Кормаш җирлеге. Шушы авылдан чыккан өч сәнгать эшлеклесе Васыйл Маликов, Зилфәт Басыйров, Әсхәт Сәфәргалинга элмә такталары куелды. Бу җирлектә һөнәрчелек киң таралган. Сувенирлар чатырларында һөнәрчеләрнең эшләре белән танышу да планга кертелгән иде. Иске Балтач, Яңа Балтач, Иске Кормаш, Шәбезбаш, Кыркаентүбә авылларының шәҗәрәләре әзерләнгән. Ирек Хаҗиев мичтә шәңгә пешерү осталыгы белән уртаклашты. Иске Кормаш халык театры "Без - 41нче ел балалары" спектаклен сәхнәләштерде, алар аны кунакларга да тәкъдим итәргә булдылар.
Икенче маршрут - Уразай, Такталачык җирлеге. Сәяхәт тарихи Кирәмәт тау итәгендә башланып китте. Кунаклар юл буенда көтеп торган тарантасларга утырып, тау итәгенә урнашкан, матур табигатьле Уразайга төштеләр. Биредә су юлы күрсәтү йоласын тасвирлау планлаштырылган. Авылның беренче йорты булган Гатаулла нигезен карау, авыл шәҗәрәсе белән танышу, чигү, каз оясы ясау буенча күрсәтелгән мастер-класслар да зур кызыксыну уятты. Уразайда Риза Ишморат чишмәсе ачылды. Аның иҗатына багышланган кече музей эшләп килә.
Такталачык җирлегендә татар халкының бөек трагик артисты, режиссер, тәрҗемәче, театр эшен оештыручы Мөхтәр Мутин, халык язучысы Гамил Афзал яшәгән нигезләргә элмә такталар кую, Мутиннар шәҗәрәсе белән танышу, фольклор бәйрәмен уздыру каралган. Каймак ясау, май язу, гөбәдия өчен корт ясау дәресләре дә кызыксыну уятмый калмагандыр.
Теләкәй, Татар Суыксуы, Мари Суыксу авылларына юл тоткан аккалфаклылар ике милләт халкының дус-тату яшәвен күрделәр. Сабантуй мәйданында милли уеннар, исем кушу, килен төшерү йолалары, милли ризыклардан авыз итү дә һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. Бу җирлектә кәҗә фермасы, кәҗә сөтеннән сөт ризыклары хәзерләүче цех эшли.
Зөбәердә шәҗәрә бәйрәмен уздыру, Азат Хөсәенов, Рәис Нәгыймов кебек иҗатчыларны биргән Әтәстә чыбыркы үрү, каз куу йолалары, әтәч сугыштыру күренешләре күрсәтелде.
Яңа Әлем авыл җирлегенә аяк баскан төркем исә Исламхуҗиннарның фермерлык хуҗалыгы белән танышып, юкка чыккан Тимеркул авылы урынында да булды. Иске Байсарда электән "земская больница-госпиталь" дип аталган, хәзер профилакторий урнашкан сәламәтлек саклау үзәге дә бу көнне зур кунаклар кабул итте.
15 июль көнне делегатлар Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган авылы Әнәккә юл тоттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}https://youtu.be/mA0laDGgEFQ{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев