Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта авариядә вафат булган егетнең дус кызы: "Ул миңа ике сәгать буе шалтыраткан"

12 июнь көнне Татарстанда Актаныш-Мөслим трассасының 25нче чакрымында юл һәлакәте булуы турында "Интертат" электрон газетасы язган иде. Актаныш районы хакимияте Аппарат Советы җитәкчесенең шоферы Айвар Тутаев "Хендай Соната" эш машинасын урлап алып чыга һәм дусты белән йөреп кайтырга уйлый. Нәтиҗәдә, алар төнге 2ләр тирәсендә, тизлекне арттыру сәбәпле, Аккүз авылы борылышында...

12 июнь көнне Татарстанда Актаныш-Мөслим трассасының 25нче чакрымында юл һәлакәте булуы турында "Интертат" электрон газетасы язган иде. Актаныш районы хакимияте Аппарат Советы җитәкчесенең шоферы Айвар Тутаев "Хендай Соната" эш машинасын урлап алып чыга һәм дусты белән йөреп кайтырга уйлый. Нәтиҗәдә, алар төнге 2ләр тирәсендә, тизлекне арттыру сәбәпле, Аккүз авылы борылышында юл читенә "оча". Шофер фаҗига урынын ташлап китә, ә салонда үлем белән көрәшкән дустын очраклы рәвештә узып баручылар күреп ала. Әмма егетне коткарып калып булмый, ул хастахәнәдә җан бирә.
"Интертат.ру" хәбәрчесе мәрхүм Владимирның дус кызын эзләп тапты. Исемен күрсәтмәүне үтенеп, ул безгә менә ниләр сөйләде.
Социаль челтәрдәге аккаунтына Владимирның фотосын урнаштырган кыз исемен күрсәтмәүне сорады
- Мин аны 8 еллап беләм. Шалтыратышып, сөйләшеп тора идек. Дөрес, күрешүләр сирәк кенә эләгә иде. Шат күңелле, "приятный" егет. Миңа һәрвакыт: "Үзеңне сакла", дип әйтеп торды, әмма үзен саклый алмады. Без бер-беребезне сүзсез дә аңлый идек. Җаннар якынлыгы бар иде ничектер безнең арада. Бик тыныч кеше. Хатын-кыз белән ир-ат арасында дуслык булмый диләр, юк, Владимир минем өчен чын дус иде. Сүзсез дә аңлаштык. Минем кәефем булмаса да, шалтырата идем аңа. Юата иде. Өйләнгәнче үк таныш идек без. Гаиләсе турында сөйләшмәдек, ул үзе дә сүз кузгатмый иде бу хакта. 4 яшьлек кызы калды. Менә аның турында сәгатьләр буе яратып сөйли ала иде.
Соңгы тапкыр без аның белән 11 июнь көнне сөйләштек. Белмим, сизендеме соң ул шунда, соңгы арада гел күрешергә кирәк дип тәкърарлый иде. Мин авылга кайтсам, ул "шалтырат, яз" дия иде. Шимбә көнне авылга кайткач, аңа шалтыраттым. Ул Казанда төзелештә эшләде, соңгы бер-ике айда Актанышта иде, дус егетенә йорт салырга булышты. Мин шалтыраткач ул: "Фундамент салып бетердек, мунчалар керәсе бар, тегесе-монысы", диде. Шуннан соң ул миңа шалтыратмады. Үз гомеремә беренче тапкыр, шул төндә телефонның тавышын сүндереп, йокларга яттым. Чөнки иртән торып эшкә китәсе бар иде. Мине Ходай саклагандыр шулай, мин дә шул машинага утырган булыр идем, бәлки. Владимир миңа төнге 12нче яртыдан 2 яртыга кадәр шалтыраткан. Ә мин исә төне буе йоклый алмыйча боргаланып чыктым. Иртән торсам, телефонда "пропущенный" шалтыратулар. "Килдеңмени", - дип сорар өчен аның номерын җыям. "Недоступен". Тагын бер таныш түгел номердан шалтыратканнар. Шуны җыйдым. Телефонның аргы башыннан исә миңа бу төндә ниләр булуын хәбәр иттеләр. Башта бу хәлгә ышанмадым, шаярталар дип уйладым.
Әлеге кыз "Интертат.ру" хәбәрчесенә рульдә булган Айварны белмим, ишеткәнем дә, күргәнем дә юк, диде. Аның гамәленә карата да ике төрле фикердә ул.
- Бер карасаң, Ходай шулай язган булган инде. Булышкан булса, дип тә уйлыйм. Ул шок хәлендә булгандыр. Үзем андый хәлдә калмагач, әйтеп булмый. Үзем шул хәлдә калсам, башыма да килмәс иде ашыгыч ярдәм чакыртырга, утырыр идем дә утырыр идем. Икенче яктан карасаң, ир кеше, бөтен көчен җыеп, берәр нәрсә эшләсә була иде. Бәлки исән дә калыр иде дустым, - диде.
Владимирның хатыны Ландыш фаҗигадән соң, иренең телефоныннан номерын табып, бу кызга шалтыраткан. Башта уртак тел таба алмасалар да, соңыннан аңлашалар. Дустының хатынына Владимир белән 10 еллык дуслыгы турында сөйли. "Инде хәзер дошманлашудан мәгънә юк, мәрхүм ирне кире кайтарып булмый...", дигән фикергә киләләр.
Айвар Тутаев әлегә "больничный"да. Шуннан соң аны район администрациясе эштән җибәрәчәк. Тутаевка карата җинаять эше ачылган, ул берничә маддә буенча гаепләнә. Айвар Тутаев администрациягә сынау срогы белән эшкә урнашкан булган, әмма ул срокны үтә алмаган.
чыганак: http://intertat.ru/tt/component/k2/item/66298
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев