Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта “Автотуташ-2015” исеме билгеле булды

Бу титулны Алсу Шәйхразыева яулады. Әлеге конкурс Актаныш районы буенча ЮХИДИ идарәсе һәм ТР Юл йөрү куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе белән берлектә үткәрелде. Быел әлеге чара районыбызда инде 17 нче тапкыр гүзәл затларыбызны үзенә туплады. Актаныш районы ДОСААФ оешмасы мәйданчыгында 10 хатын-кыз катнашучы автомобиль йөртү осталыкларын теоретик...

Бу титулны Алсу Шәйхразыева яулады.
Әлеге конкурс Актаныш районы буенча ЮХИДИ идарәсе һәм ТР Юл йөрү куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе белән берлектә үткәрелде. Быел әлеге чара районыбызда инде 17 нче тапкыр гүзәл затларыбызны үзенә туплады.
Актаныш районы ДОСААФ оешмасы мәйданчыгында 10 хатын-кыз катнашучы автомобиль йөртү осталыкларын теоретик һәм гамәли өлешләрдә янә бер кат исбатлап күрсәттеләр.
20 сорау, 20 минут һәм минималь санда ялгыш җибәрү. "Автотуташ -2015" конкурсында беренче бәйгенең төп шарты әнә шундый иде.
Конкурсантлар өчен чираттагы бирем махсус мәйданчыкта узды. ЮХИДИ хезмәткәре бәйгедә катнашучыларның автомобиль йөртү осталыкларын бәяләде. "Автотуташ -2015" исеменә дәгъва кылучылар машиналарында арт белән гаражга керделәр, параллель парковкалау, змейка аша үтү буенча имтихан тоттылар.
Нәтиҗәләр исә түбәндәгечә билгеләнде: III урында Шәрипова Линара, II урында Алисә Габдуллина ә җиңүче исеменә Алсу Шәйхразыева лаек булды.
27 август көнне Республика күләменендә оештырылачак "Автотуташ-2015" бәйгесендә район данын Алисә Габдуллина яклаячак. Аңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Актанышта “Автотуташ-2015” исеме билгеле булды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев