Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта авылларны торгызмакчылар

27 июньнән Актаныш районында атна саен авыл җыеннары үткәреләчәк. Бу чаралар авылларны торгызу максатыннан башкарыла. Һәр авыл җирлеге үзенә генә хас булган үзенчәлеккә бәйле рәвештә бәйрәм оештырырга тиеш. Әйтик, ике генә хуҗалыктан торган Түбән Карач авылында фермерлар җыены була. Биредә шәһәрдән авылын торгызырга теләп кайткан фермер Тәлгать Арсланов гомер итә....

27 июньнән Актаныш районында атна саен авыл җыеннары үткәреләчәк. Бу чаралар авылларны торгызу максатыннан башкарыла.
Һәр авыл җирлеге үзенә генә хас булган үзенчәлеккә бәйле рәвештә бәйрәм оештырырга тиеш. Әйтик, ике генә хуҗалыктан торган Түбән Карач авылында фермерлар җыены була. Биредә шәһәрдән авылын торгызырга теләп кайткан фермер Тәлгать Арсланов гомер итә. Бәйрәм уздыру теләген дә беренче булып үзе белдергән.
- Татар авылларына, телгә, гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә гашыйкларны, фермерларны, авыл продукциясе белән кызыксынучыларны - барысын да кунакка чакырабыз. Килгән кунакларга шартлар тудырылачак, буш йортларны кунаклар кабул итергә әзерлибез, - диде чыгышы белән Актаныштан булган, республиканың Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге белгече Булат Шәйхразиев.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев