Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта “Бала коляскалары парады” бәйгесе узачак

Актанышта, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, "Бала коляскалары парады" бәйгесе узачак. Бәйгене оештыручылар: Актаныш үзәк балалар китапханәсе. Бәйгенең максатлары булып җәмгыятебездә гаиләнең абруен күтәрү, гаилә традицияләрен саклауда булышлык итү, ата - аналарның иҗади сәләтләрен ачу тора. Бәйгедә катнашучылар балалар коляскасын (бала утырып йөри торган төрле җайланмалар) йөртергә...

Актанышта, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, "Бала коляскалары парады" бәйгесе узачак. Бәйгене оештыручылар: Актаныш үзәк балалар китапханәсе. Бәйгенең максатлары булып җәмгыятебездә гаиләнең абруен күтәрү, гаилә традицияләрен саклауда булышлык итү, ата - аналарның иҗади сәләтләрен ачу тора.
Бәйгедә катнашучылар балалар коляскасын (бала утырып йөри торган төрле җайланмалар) йөртергә комаучалык тудырмый торган төрле җайланмалар, аксессуарлар кулланып бизәргә тиешләр. Әниләр, әбиләр колясканың бизәлгән темасына туры китереп, үзләре театральләштерелгән костюмнардан була алалар. Коляскада баланың булуы мәҗбүри.
Бәйгедә бизәлгән балалар коляскалары, велосипедлар, һәм башка бала утырып йөрү җайланмалары белән әниләр, әбиләр һәм 6 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала.
Элемтәгэ керү өчен телефоннар: 89274983242, 89600713022.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев