Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта бөтенрайон өмәсе 22 апрель көнне узачак

Татарстан Республикасында, шул исәптән Актаныш муниципаль районында да, 1 апрельдән санитар-экологик чисталык икеайлыгы башланып китте. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда җирлегебезне төзекләндерү һәм тиешле санитар-экологик хәлне, шулай ук, җирлектә яшәүче гражданнарның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча зур бурычлар тора. Актанышыбыз матур, чиста булсын дисәк, районда оештырылучы өмәләрдә...

Татарстан Республикасында, шул исәптән Актаныш муниципаль районында да, 1 апрельдән санитар-экологик чисталык икеайлыгы башланып китте. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Бу чорда җирлегебезне төзекләндерү һәм тиешле санитар-экологик хәлне, шулай ук, җирлектә яшәүче гражданнарның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча зур бурычлар тора. Актанышыбыз матур, чиста булсын дисәк, районда оештырылучы өмәләрдә оешма-предприятиеләр генә түгел, ә бәлки аерым гражданнарның да катнашуы мөһим.

Бөтенрайон өмәсе 22 апрель көнне узачак. Төп көчләр парклар һәм скверларны, оешма-предприятие яннарын, йорт тирәләрен чүп-чардан арындыруга, агачларны агартуга, корыган ботакларын кисүгә тотылачак. Хөрмәтле райондашлар! Актанышның чиста, матур булуына һәрберебез дә ияләнгән, ләкин моны саклау өчен күп көч сарыф ителә. Шуның өчен, оештырылучы өмәләрдә катнашыйк, район тормышына битараф калмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев