Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта быел кайсы юлларга ремонт керәчәк? (ИСЕМЛЕК)

Агымдагы 2017 елда Актаныш районы урамнарына республика программасы буенча 20 млн сумлык вак таш (щебенка) катламы түшәлү планнаштырыла. Щебенка түшәлгән юллар Актаныш авылының Ш. Усманов, Х. Туфан, Н. Баян, Яшьләр урамнарында, Х.Туфан урамы тыкрыгында, Тат.Суыксу авылының Үзәк урамында, Мари-Суксу авылының Мәктәп урамында, Иске Байсар авылының Мәктәп урамнарында барлыкка киләчәк. Юлларның...

Агымдагы 2017 елда Актаныш районы урамнарына республика программасы буенча 20 млн сумлык вак таш (щебенка) катламы түшәлү планнаштырыла.
Щебенка түшәлгән юллар Актаныш авылының Ш. Усманов, Х. Туфан, Н. Баян, Яшьләр урамнарында, Х.Туфан урамы тыкрыгында, Тат.Суыксу авылының Үзәк урамында, Мари-Суксу авылының Мәктәп урамында, Иске Байсар авылының Мәктәп урамнарында барлыкка киләчәк.
Юлларның барлык озынлыгы 3550 метрны тәшкил итә.
Шулай ук Актаныштагы Лесная урамының бер өлешенә республика программасы нигезендә асфальт юл түшәләчәк. Ремонт эшләре башкарылачак юлның гомуми озынлыгы 2150 метр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2017 елга каралган план буенча Актанышта ишегалды мәйданчыкларына да асфальт юллар салыначак.
чыганак: aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев