Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта өч зур янгын очрагы теркәлде

Ел ахырыннан - декабрь аеннан бүгенгәчә район территориясендә өч зур янгын очрагы булды. 19 декабрьдә Актанышның Мутин урамында йорт янып, хуҗабикә үлде. 31 декабрьдә Теләкәй авылында мунча янып, бәйрәм кәефен юкка чыгарды. 2 гыйнвар кичендә Яшьләр урамы, 7 нче йортта янгын чыгып, ике гаилә йорт-җирсез калды. Сәбәбе: йортта газ миче...

Ел ахырыннан - декабрь аеннан бүгенгәчә район территориясендә өч зур янгын очрагы булды.

19 декабрьдә Актанышның Мутин урамында йорт янып, хуҗабикә үлде.

Реклама

31 декабрьдә Теләкәй авылында мунча янып, бәйрәм кәефен юкка чыгарды.

2 гыйнвар кичендә Яшьләр урамы, 7 нче йортта янгын чыгып, ике гаилә йорт-җирсез калды. Сәбәбе: йортта газ миче сүнә, өй хуҗасы аны кабызыйм дип, шырпы сыза. Җыелган газ шартлап, аны читкә алып ата, агач корылмаларга ут каба. Хуҗа һәм янгын шаһиты булган тагын бер кеше хастаханәгә озатыла. Шөкер, үлемнәр юк. Кыш уртасында бернәрсәсез урамда калган бу ике гаилә вакытлыча яшәү урыны белән тәэмин ителде, район хакимияте акчалата ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев