Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта чернобыльчеләр белән очрашу үтте

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 31 ел тулды. Ресрубликадан әлеге фаҗигане бетерүдә 3656 кеше катнашкан. Алар арасында Актанышлылар да булган. Кызганычка каршы, бүген аларның байтагы арабызда юк инде. 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу...

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 31 ел тулды.
Ресрубликадан әлеге фаҗигане бетерүдә 3656 кеше катнашкан. Алар арасында Актанышлылар да булган. Кызганычка каршы, бүген аларның байтагы арабызда юк инде.
2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте. Шушы вакыттан башлап илдә, шул исәптән Актанышта да һәр елны бу датаны билгеләп үтәләр.
26 апрель көнне Актанышта Чернобыльдәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, аларның тол калган хатыннары, балалары җыелды. Чарада район хакимиятеннән, Игелек үзәгеннән, пенсия фондырайон үзәк хастаханәсеннән вәкилләр катнашты. Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова чарада катнашучыларны әлеге категория гражданнар файдаланучы ташламалар, яңалыклар белән таныштырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев