Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта чернобыльчеләр белән очрашу үтте (ФОТОЛАР)

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 30 ел булды. Ресрубликадан әлеге фаҗигане бетерүдә 3656 кеше катнашкан. Алар арасында Актанышлылар да булган. Кызганычка каршы, бүген аларның байтагы арабызда юк инде. 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу...

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 30 ел булды.
Ресрубликадан әлеге фаҗигане бетерүдә 3656 кеше катнашкан. Алар арасында Актанышлылар да булган. Кызганычка каршы, бүген аларның байтагы арабызда юк инде.
2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте. Шушы вакыттан башлап илдә, шул исәптән Актанышта да һәр елны бу датаны билгеләп үтәләр.
27 апрель көнне "Яшьлек" МҮдә Чернобыльдәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, аларның тол калган хатыннары, балалары һәм башкалар җыелды.
Бүгенге көндә исә Актанышта Чернобыль атом станциясендә булган аварияне бетерүдә катнашкан 15 райондашыбыз, аларның 3 тол хатыны исәпләнә. Алар әлеге техноген аварияне бүген дә зур тетрәнү белән искә алалар.
Чарада район хаимиятеннән, пенсия фонды, хәоби комиссариат, район үзәк хастәханәсеннән вәкилләр катнашты. Алар чернобыльчеләр тарафыннан яңгыраган сораларга җаваплар бирделәр.
Актаныш муниципаль районы башкармакомитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Ойгөл Мирзашәрипова залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп, Чернобыльгә авыр минутларда Ватан чакыруы буенча ярдәмгә баручыларның үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кешелекне радиоактив чумадан саклап калуларын билгеләп үтте, хөкемәт тарафыннан аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышуларын искәртте, изге теләкләрен белдерде. Ул шулай ук "чернобыльчеләр" өчен гамәлгә кертелгән яңалыкларга да тукталды.
Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чарада залда утыручыларга концерт программасы тәкъдим ителде. Очрашу "Акчарлак" кафесында төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев