Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта “Динамо” балалар фонды спорт бәйрәме оештырды

"Динамо" балалар фонды тарафыннан районыбызда ел саен спорт бәйгеләре уздыру күркәм гадәткә әверелде. 20 май көнне ярышларның чираттагысы район мәктәп командалары арасында өстәл теннисы һәм мини футбол буенча узды. Кадет мәктәбе, коррекция мәктәбе, Актанышның үзендәге өч урта белем йорты һәм район эчке эшләр бүлеге куйган "Яшь армиячеләр" командалары җитезлек, осталыкта...

"Динамо" балалар фонды тарафыннан районыбызда ел саен спорт бәйгеләре уздыру күркәм гадәткә әверелде. 20 май көнне ярышларның чираттагысы район мәктәп командалары арасында өстәл теннисы һәм мини футбол буенча узды.
Кадет мәктәбе, коррекция мәктәбе, Актанышның үзендәге өч урта белем йорты һәм район эчке эшләр бүлеге куйган "Яшь армиячеләр" командалары җитезлек, осталыкта көч сынашты.
Йомгаклау тантанасы "Актаныш" универсаль спорт залында оештырылды. Бер команда да бүләксез калмады: балалар һәм яшүсмерләрне спортка, сәламәт тормыш рәвешенә тарту максатын куеп эшләгән "Динамо" фонды җиңүчеләргә медаль, кубок, грамоталар, калганнарга футбол һәм волейбол туплары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев